Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәла-казадан сак булыйк!

Яңа ел көннәре янгын сүндерүчеләр өчен нигездә тыныч узса да, 6 янгын чыгып, бер кеше янгын корбаны булды да инде. Янгыннар күп очракта кешеләрнең үз гаебе белән чыга, әйтик, исерек килеш саксыз тәмәке тарту, янгын иминлеге кагыйдәсен үтәмәү. Янгынның беренче ике очрагы гыйнварның беренче көнендә үк Ореховка бистәсендә мунча миченнән,...

Яңа ел көннәре янгын сүндерүчеләр өчен нигездә тыныч узса да, 6 янгын чыгып, бер кеше янгын корбаны булды да инде. Янгыннар күп очракта кешеләрнең үз гаебе белән чыга, әйтик, исерек килеш саксыз тәмәке тарту, янгын иминлеге кагыйдәсен үтәмәү.
Янгынның беренче ике очрагы гыйнварның беренче көнендә үк Ореховка бистәсендә мунча миченнән, кич белән шәһәрнең 1нче Набережная урамындагы йортта чыга. Ике өлештән торган йортның бер ягында хуҗалары җәен генә яшәсә, икенчесендә хуҗалары яшәгән урыннарын притонга әйләндерә. Түләмәгән өчен электр белән газдан да өзелгән булалар. Чираттагы эчкечелек янгын чыгып тәмамлана. Салмыш кунаклар янган йорттан чыгып өлгерсә, йокыга талган хуҗасы чыга алмыйча кала. Аның гәүдәсен янгын сүндерүчеләр йортның бер бүлмәсеннән табып ала. Йортның икенче ягы янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән генә янмыйча кала.
Рус Шырданы авылында электр үткәргечендәге кыска вакытлы ялганыштан чыккан янгын нәтиҗәсендә ике йортны, янгын сүндерүчеләргә соң хәбәр ителү аркасында, саклап калу мөмкин булмый. Урынга килеп җиткән коткаручылар ут күрше йортларга да таралмасын өчен, аларга су сибеп торалар. Шуның аркасында гына аларны саклап калу мөмкин була. Кыш уртасында йортсыз калып кара әле? Салкын көннәрдә янгыннардан аеруча сак булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк тә бит...
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән 8нче янгын сагы гарнизонының матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X