Яшел Үзән

Бишнәлеләр ни өчен читтә эшләргә мәҗбүр (1нче кисәк)

Авылларда халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Күгештә узса, чәршәмбе көнне Бишнә халкы, күңелен тырнап торган мәсьәләләрне югарыдагыларга җиткерер өчен, мәдәният йортына җыелды.

Сәгать кичке алты. Нәкъ менә авыл кешесенең мал-туарын карый, сыерын сава торган чак. Шуңа да халык җыелырмы икән дип икеләнгән идек. Юкка булган, кеше күп иде һәм халык җыены бик җанлы узды. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин узган елга җентекләп хисап ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, биш авылны берләштерүче җирлектә 700 кеше яши. 2015 елда 10 сабый туган, 8 кеше бакыйлыкка күчкән. Бишнә башлангыч мәктәбендә 15 укучы белем ала, бер елдан аларның саны - 24, ике елдан - 31гә җитәргә тиеш. Балалар бакчасына исә 39 сабый йөри. Димәк, авыл үсә, яшәрә. Биредә иң зур проблемаларның берсе - эшсезлек. Күпләр «Горький исемендәге завод»та, Казан кошчылык фаб­рикасында, «Майс­кий» теплица комбинатында һәм башка җиргә йөреп эшләргә мәҗбүр. Эшкә яраклы 417нең 340лап кешесе авылдан читтә хезмәт итеп, тормыш алып бара. Уйлап карасаң, бу коточкыч саннар. Күпләр совхозның гөрләп торган чагын сагынып искә ала. Бу хакта соңрак. Ә инде мөгезле эре терлек асраучы шәхси ярдәмчел хуҗалыклар кимегән, сыерлар саны арткан. Башлык Илһам Шакиров гаиләсен үрнәк итеп китерде. Аларның 15 савым сыеры, барлыгы 25 мөгезле эре терлеге бар. Узган ел Шакировлар гаиләсе республика бәйгесендә «Иң яхшы шәхси ярдәмчел хуҗалык» номинациясендә җиңеп, диплом һәм акчалата премиягә лаек булган.
- Авылның киләчәге әнә шундый эштән курыкмый торган гаиләләр кулында, 3-4 баш мал тоту да җиңел түгел, ә монда - 25! Авырлыгын үзләре эшләп карамаган кеше аңлап бетерә алмый, - дип мактады Шакировларны авыл башлыгы.
Бишнәдә чишмәләрне төзекләндерү буенча алга китеш бар. 2014 елда башланган эшне узган ел дәвам итеп, 180 мең сумга территориясен матурлатканнар. Һәм, ниһаять, Чишмә бәйрәме уздырганнар. Быел да халыктан кергән үзсалым акчасына чишмәләрне яңартырга исәпләре. Үзсалым акчасын узган ел 85600 сум җыйганнар, бу җыелырга тиешле салымның 85% дигән сүз. Илгиз Мәгъсүмович тагын бер проблеманың берсе - юллар торышына тукталды. Биш авылның икесендә генә асфальт юл җәелгән. 2014-15 елда авыл урамнарына вак таш җәю буенча муниципаль программага кереп, берничә урамны вак таш белән тигезләгәннәр. Ә төзекләндерәсе урамнар шактый.
Җыенның икенче яртысында халык, мөмкинлектән файдаланып, сорауларны җиткерергә ашыкты. Гомере буе Карагуҗага йөреп эшләгән укытучы Фирдания апа Абдуллина залда утыручыларны җанландырып җибәрде дисәң дә була. Иң беренче булып ул фатирындагы җылылык торбаларын төзәтергә ярдәм иткән авыл башлыгына рәхмәтен җиткерде.
Аннан, урамыбызда җәен туфли киеп йөрергә була, вак таш җәеп тигезләнде, дип сөенеп, шулай ук җылы фикерләрен әйтте. Соңрак йөрәген әрнеткән сорауга күчте:
- Җәмәгать, гөрләп эшләгән совхоз бетте бит, неужәли йөрәгегезне бер дә тырнамый бу. Бездә бит башлы кешеләр җитәрлек, кирәк булса, үзем дә ярдәм итәргә әзер, - дип оптимистик рухта сөйләде ул.
Аның соравына ООО АПК «Заволжье»ның «Бишнә» филиалы җитәкчесе Илдус Җәләлов аңлатма бирергә тырышып карады:
- Авыр сорау бу... 117 пай җирен эшкәртәчәкбез. Авыл хуҗалыгындагы кризис безгә дә тәэсир итмичә калмады. Терлекчелек комплексы авария хәлендә булгач, малларны Югары Осланга алып китәргә мәҗбүр булдык. 60-70 баш мөгезле эре терлек кире кайтырга тиеш. Әлегә акрынлап булса да техниканы ремонтлау белән шөгыльләнәбез. Совхоз бетмәскә тиеш, - диде ул.
Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: