Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бишнәдә җылытмыйча биетмәкчеләр

Октябрьнең соңгы көннәрендә сизелерлек суытты. Бигрәк тә атна ахырында кырысланды табигать. Төнлә хәтта су өсләре бозланып ката башлады. Хәер, кеше яши торган йортларга җылылык вакытында бирелгәч, тормышыбызда кыенлыклар килеп чыкмады шикелле. Ә менә авылларда хәл ничек икән соң, әйтик, мәдәният йортларында? Без, аларның хәлләрен белергә теләп, 26 октябрь көнне телефоннан...

Октябрьнең соңгы көннәрендә сизелерлек суытты. Бигрәк тә атна ахырында кырысланды табигать. Төнлә хәтта су өсләре бозланып ката башлады.

Хәер, кеше яши торган йортларга җылылык вакытында бирелгәч, тормышыбызда кыенлыклар килеп чыкмады шикелле. Ә менә авылларда хәл ничек икән соң, әйтик, мәдәният йортларында? Без, аларның хәлләрен белергә теләп, 26 октябрь көнне телефоннан чылтыратып чыктык һәм, ни гаҗәп, кайбер мәдәният йортларында, безне монда гармун түгел, суык биетә дип, җавап бирделәр.

Олы Күлбаш мәдәният йорты җыештыручысы Рәйсә апа:
- Клубка җылылык бирмичә интектерәләр безне. Яшьләр «Көзге бал» бәйрәмен оештырганнар иде дә, суык булгач, аны мәктәптә үткәрергә мәҗбүр булдылар. Клуб мөдире, тамагына салкын тидереп, хастаханә юлында йөри хәзер!..

Бишнә мәдәният йорты мөдире Әнисә Закирова:
- Хәлебезне белешкәнегез өчен рәхмәт! Клубта җылы булмагач, бер нәрсә дә оештыра алмыйбыз. Салкын бинада җырлап-биеп булмый шул. Көз бетеп килә, ныклап суытып җибәрсә, җылылык челтәре ватылып бетәчәк, шуны да уйларга кирәк бит әле. Мин кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем, уңай үзгәреш күренми һаман...

Октябрьский мәдәният йорты директоры Геннадий Гришаев:
- Газ бирүчеләр килер дип өметләнәбез, өйдән туннар киеп килеп көтәбез аларны. Бүген менә ничәсе бит инде! Югыйсә, без барлык тиешле документларны, үзебез җаваплы булган чакта, 1 октябрьгә әзерләп бетерә, болай интекми идек. Хәзер без Васильево мәдәният йорты карамагында, ул - юридик зат. Нишләптер, оештырып бетерә алмыйлар, гел аптыраган инде!

Олы Яке мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова:
- Аллаһка шөкер, бездә җылы, проблема юк. Күрше-тирәләр авыр хәлдә булуын ишеткән идем мин. Безнең мәдәният йорты, мәктәп һәм башка рәсми оешмалар белән бергә, бер үк челтәр аша җылытыла, шуңа күрә 1 октябрьдән үк җылыга кинәнәбез без.

Норлат мәдәният йорты хезмәткәре Фәридә Фәйзуллина:
- Бездә эшкә йөрүе дә күңелле хәзер. Җылылык 1 октябрьдә бирелде, бинаны яңарту эшләре дә төгәлләнеп килә. Түбәсен яңага алыштырдылар, хәзер ишек-тәрәзәләрен заманча матур итеп ясап куялар. Тиздән эче-тышы ялтырап торачак мәдәният йортыбызның.

Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова:
- 1 октябрьдән үк җылы клубыбызда. Бинабыз зур, шуңа күрә ике мич җылыта аны. Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы егетләре аларны карап гөрләтеп җибәрделәр. Рәхмәт аларга!

Өтәк мәдәният йорты мөдире Юрий Борисов:
- Җылы биргәннәр иде безгә, әмма берничә көннән казан нишләптер начар эшли башлады. Норлат торак-коммуналь хуҗалык егетләре килеп, төзәтергә вәгъдә бирделәр. Алар сүзләрендә торалар, шуңа күрә борчылырга урын юк, дип уйлыйм мин.

Рус Әҗәле авыл җирлеге хезмәткәре Рамилә Гыймадиева:
- Безнең авыл җирлегенә кергән авылларда газ бирүче оешма белгечләре килеп тикшерүләр үткәрделәр, җылылык бирү оешкан төстә вакытында башкарылды.
И.Салихҗан сораштырды.
P.S. Бәлки 31 октябрьгә барлык мәдәният йортлары да җылынгандыр, ләкин 26 октярьгә әле менә шундый җаваплар алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев