Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәхеткә, янгын тиз сүндерелгән

Яшел Үзәннең Футбольная урамындагы «Связь петролиум» ширкәтенең АИ-92 бензины салынган 11 метр озынлыктагы резервуарда янгын чыга. Фаҗига урынына беренчеләрдән булып 83нче янгын сүндерү часте барып җитә. Алар бензин пары януын һәм куркыныч зонада кеше калуын ачыклый. Озакламый башка янгын сүндерү частьләре дә килеп кушыла. Аларның тырышлыгы белән ягулык резервуар эчендә...

Яшел Үзәннең Футбольная урамындагы «Связь петролиум» ширкәтенең АИ-92 бензины салынган 11 метр озынлыктагы резервуарда янгын чыга.
Фаҗига урынына беренчеләрдән булып 83нче янгын сүндерү часте барып җитә. Алар бензин пары януын һәм куркыныч зонада кеше калуын ачыклый. Озакламый башка янгын сүндерү частьләре дә килеп кушыла. Аларның тырышлыгы белән ягулык резервуар эчендә генә янып, читкә таралмый. 86 квадрат метрга зыян килә. Куркыныч зонадан чыгарылган 45 яшьлек ирнең аркасы, аяк-куллары нык пешә. Аны тиз арада реанимация бүлегенә озаталар. Бәланең газ эшләре алып барганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев