Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Сочида Олимпия уеннары ачыла

lБүген Сочида XXII Олимпия кышкы уеннары ачылышы була. Уеннар 7-23 февральдә уза. Бөтен дөньядан җыелган спортчылар спортның 15 төре буенча көч сынашачак. Уеннарда 98 комплект медаль уйнатыла. Олимпия уеннарында Россия исеменнән 225 спортчы катнаша. Исегезгә төшерик: Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 8 спортчы керде, бу - хоккейчылар Илья Никулин, Алексей...

lБүген Сочида XXII Олимпия кышкы уеннары ачылышы була. Уеннар 7-23 февральдә уза. Бөтен дөньядан җыелган спортчылар спортның 15 төре буенча көч сынашачак. Уеннарда 98 комплект медаль уйнатыла.

Олимпия уеннарында Россия исеменнән 225 спортчы катнаша. Исегезгә төшерик: Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 8 спортчы керде, бу - хоккейчылар Илья Никулин, Алексей Терещенко, Евгений Медведев, Александр Свитов, чаңгыда ике төр ярыш буенча Нияз Нәбиев һәм Иван Панин, чаңгычылар Анастасия Доценко һәм Наталья Жукова.

Олимпиаданың ачылу тантанасы "Фишт" стадионында сәгать 20.14 башлана. Ачылу тантанасы алдыннан сәгать 19.00 тамашачыларны шоу көтә, тамашаны Иван Ургант һәм Яна Чурикова алып бара.

Уеннар ачылу тантанасында Россия флагын бобслейчы Александр Зубков алып барачак.

Билгеләп үтик: Казан халкы Олимпиаданың ачылу тантанасын "Кazan-Arena "стадионының медиафасадында тамаша кыла алачак.

фото m.novostink.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X