Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген – Мәхәббәт һәм тугрылык көне. Сөеп һәм сөелеп яшәгез, дуслар!

Рәсми рәвештә илебез 8 июль - Мәхәббәт һәм тугрылык көнен 2008 елдан билгеләп үтә һәм шушы елдан бирле Яшел Үзәндә дә гомер буе бер-берсенә туг­ры булып, сөеп һәм сөелеп яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе Мәхәббәт һәм тугрылык медале белән бүләкләнә.

Бу көннең символы - ромашка чәчәге. Бүген Яшел Үзәндә мәхәббәт һәм тугрылык көне җомгага туры килә, димәк, ЗАГСта парлы тормышларын шушы тантанага туры китереп башлап җибәрүчеләр бар. Алар ЗАГС бүлеге янындагы скверда гаилә агачын утыртачак. Ә тантананы 10 сәгатьтә шушы иҗтимагый медаль белән бүләкләнгән 7 гаилә башлап җибәрә. Аларга бүген Людмила һәм Юрий Исаншиннар гаиләсе дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев