Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген - Китапхәнәчеләр көне

Барлык китапханәчеләрне профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Китапханәче ул халыкны әдәбият, күпсанлы мәгълүматлар белән тәэмин итүче генә түгел, ул иҗади шәхес. Норлат авылы китапханәчесе Розалия Ибраһимова шундый, кулына каләм алып, газетабызны кызыклы язмалары белән баета. Бүген без аның чираттагы күңел җәүһәрен укучыларга тәкъдим итәбез.

Йөрәкләрне дәртле җилкендереп, Сабан туе җитте яңадан! Моннан 4-5 еллар элек язылган шигъри юллар, Сабантуйлар җиткәндә гел искә төшә. Бигрәк тә, борынгыдан килгән йола буенча, сөлге, яулыклар җыеп, урам-урам йөрүче яшьләрне күргәч, еракта калган балачак, үсмер чаклар искә төшә. Ул вакытларда сөлгене көзен солдат хезмәтенә китәргә тиешле җиткән егетләр җыя иде. Җиде-сигез егет, араларында берсе гармунда уйнап, җырлап йортларга кереп, бәйрәмгә килегез, дип, чакырып йөриләр иде. Билгеле инде, без үсмер кызлар алар каршына чыгарга ояла, сөлгене йә әни, йә әби бирә иде.Ә егетләр кызлы йортларга кергәндә аеруча кычкырып җырлап керә торган иде. Гармунчылар белән безнең авыл мактана алмый, шуңа да күрше Күгәй авылы егетләрен гармунда уйнарга дәшәләр иде. Халык көтеп ала торган, иң матур милли бәйрәм Сабан туе булса, иң матур йола сөлге җыю, минемчә.Ничә еллар узса да, сөлге җыялар, диюгә, йөрәкнең бер читендә пыскып торган учакка, ялкын өстәлә дә, җырдагыча, яшьлек, дигән илләр искә төшә. Дөрес, хәзер сөлге җыючылары да мәктәп укучылары, гармунчылар да юк, тик барыбер якын, онытылмасын иде йолаларыбыз!

Розалия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев