Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген - Халыкара гаилә көне

Бәхет ул - сөйгән ярыңны мәңге югалтмау, гомер көзен пар канатың белән каршылау, дигәнме әле бер шагыйрь?

Әнә шундый бәхетле парларның берсе Яшел Үзәннең Мирный бистәсендә яшәүче Вәлиулла абый һәм Мәйсәрә апа Хафизовлар балаларына, онык-оныкчыкларына үрнәк булып менә инде 60 ел бергә гомер кичерәләр.

Хафизовлар икесе дә сугыш заманасы балалары. Вәлиулла абый Яшел Үзәннең Әрә авылыннан, Мәйсәрә апа Апас районы Кече Бакырчы кызы. Язмыш яшьләрне гүзәл шәһәребез Яшел Үзән бакчасында кавыштыра. Алдагы тормыш­ларын бәйләп, яшьләр никах укыта. Бер-бер артлы дүрт балалары - 3 кыз һәм 1 малайлары туа. Кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәтеп, әдәпле-әхлаклы булырга өндәп тәрбия­ли Мәйсәрә апа белән Вәлиулла абый балаларын. Мәйсәрә апа балалары хакына, аларга ана назы, игътибар җитәрлек булсын өчен 13 ел эшкә дә чыкмый, сабыйлары янында була. Балалар мәктәпкә укырга кергәч, кибеткә сатучы булып эшкә урнаша. 20 ел намуслы хезмәт итеп, эшен яратып башкара ул.
- Әти-әни безгә карата ягымлы да, кырыс та була белде. Яхшыны яманнан аерырга өйрәттеләр, олыларны хөрмәт итәргә кирәклеген төшендерделәр. Үзебез дә әти-әни үрнәгендә тәрбияләдек балаларыбызны. Хәзер алар да буыннан күчкән тәҗрибәне үз сабыйларында чагылдыралар. Дәү әти белән дәү әниләренең балаларыбызны тәрбияләүгә өлеш кертә алуларына без нык сөенәбез, хәзерге заманда балаларга дәү әниләр догалары, тәҗрибәсе аеруча да кирәк, бүген әти-әниебезнең алты оныкчыгын карарга булыша алулары да зур бәхет. Тагын бер нәрсә гадәткә кергән иде әле безнең гаиләдә: кечкенәдән әти-әни бары татарча гына сөйләшергә куша иде, шуңа онык­лары, оныкчыклары да ана телен сак­лап калдылар, туган телләрен онытмыйлар, - ди Хафизовларның кызы Әлфия Мозаффарова.
60 ел бергә! Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү - үзе зур осталык!

Язманың тулырак вариантын газетаның 35нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев