Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Габдулла Тукайның тууына 130 ел

Бүген, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулды. Шул күп төбәкләрдә чаралар үткәрелә.

Казанда санаулы минутлардан - иртәнге сәгать 9да, Тукай скверында Габдулла Тукай һәйкәленә җитәкчелек һәм җәмәгатьчелек катнашында чәчәк салу тантанасы була.

Ә иртәнге сәгать 10да Островский урамы10 адресы буенча урнашкан Яшь тамашачы театры бинасына Г.Тукайга мемориаль такта кую тантанасы үткәрелә. Бераз соңрак - 11:00 сәгатьтә Шигърият бәйрәме башлана. Әлеге традицион чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Тукай һәйкәле янында уздырыла.

Төштән соң М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантана оештырыла.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X