Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Безопасное колесо-2012»

11 майда 1нче лицейда яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Безопасное колесо» муниципаль бәйгесе булды. Бәйгедә район һәм шәһәр мәктәпләреннән 18 команда катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедны фигуралы йөртүдә көч сынашты. «Юл иминлеге өчен бергәләп» дигән исем астында иҗади конкурс барысына да ошады. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә: I...

11 майда 1нче лицейда яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Безопасное колесо» муниципаль бәйгесе булды.
Бәйгедә район һәм шәһәр мәктәпләреннән 18 команда катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедны фигуралы йөртүдә көч сынашты. «Юл иминлеге өчен бергәләп» дигән исем астында иҗади конкурс барысына да ошады.
Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә: I урында Әйшә мәктәбе, II урында 1нче лицей, 3нче гимназия һәм III урында 11нче мәктәп һәм Татар Танае мәктәбе.
Республика бәйгесендә Әйшә мәктәбе укучылары катнашачак. Бәйге Чаллыда 22сеннән алып 25 майга кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев