Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнеке – Идел буе төбәгендә иң яхшысы

Моны шушы көннәрдә Яшел Үзәнгә Гадәттән тыш хәлләр комитеты һәм Идел буе федераль округы субъектлары буенча МЧСның баш идарәсе җитәкчеләре уку-методик җыен кысасында оештырылган визитында үз күзләре белән күреп, шулай бәяләде. Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Федерациясенең Гражданлык оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларны юкка чыгару министрлыгының баш хәрби эксперты,...

Моны шушы көннәрдә Яшел Үзәнгә Гадәттән тыш хәлләр комитеты һәм Идел буе федераль округы субъектлары буенча МЧСның баш идарәсе җитәкчеләре уку-методик җыен кысасында оештырылган визитында үз күзләре белән күреп, шулай бәяләде. Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Федерациясенең Гражданлык оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларны юкка чыгару министрлыгының баш хәрби эксперты, генерал-полковник Павел Плат, Россия МЧСының Идел буе региональ үзәге җитәкчесе, генерал-лейтенант Игорь Паньшин, ТР буенча Россия МЧСының баш идарәсе җитәкчесе, генерал-майор Рәфис Хәбибуллин бар иде.

Иң беренче алар Раифа монастыренда булып, 12 ел буе монастырьны һәм якын-тирәдәге торак пунктларны уттан саклаучы янгын сагы бүлекчәсен күрде. Аерым урнашкан «Раифа» постының техник коралланышы югары бәяләнде. Монастырьда янгын сагы 2000 елда оешкан иде. Аларга беренче янгын сүндерү автомобилен ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров бүләк итте. 2010 елның 1 апреленнән ул ТР МЧС министры әмере белән аерым пост буларак үзгәртеп корылды. Бу постта 11 кеше эшли, 3 берәмлек янгын техникасы бар. Ә 2012 елдан Раифада монастырьны һәм якын-тирә торак пунктларны янгыннан саклаучы ирекле янгын оешмасы булдырылды.
Раифадан соң, әлеге җыенда катнашучылар, 52нче янгын сагы частена «КамАЗ» автомобиле тапшыру буенча тантаналы чарада катнашты. Бу бүләкне аларга Горький исемендәге завод ясады. Шул уңайдан олы кунаклар узган елда гына янгын сагы гарнизоны янында төзелеп, файдалануга тапшырылган православие һәм мөселман гыйбадәтханәсен дә карады.
53нче янгын сагы часте базасында урнашкан Яшел Үзән муниципаль районның берләштерелгән кизү тору диспетчерлык хезмәте белән танышу визитның соңгы пункты булды. Район җитәкчелеге һәм 53нче янгын сагы частеның шәхси составы ярдәме белән бу частьне матди-техник җиһазлау буенча бик зур эш башкарылды. Берничә ай эчендә стеналарны, идәннәрне, түшәмне һәм гаражда электрүткәргечләрне алмаштырдылар, капкаларына яңа стеклопакетлар куйдылар, бүлмәләргә ремонт ясадылар. Оператив штаб һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышлар залы җиһазланды. «Мондый яңарышны 53нче янгын сагы частеның 30 елдан артык күргәне юк иде, - дип сөйли 8нче федераль янгын сагы отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. - Мондый күләмдәге эшне ЯҮМР башлыгы Сергей Батин һәм ТР МЧСы министры Рәфис Хәбибуллин ярдәменнән башка башкарып булмас иде. Төзү-ремонт эшләрендә катнашкан бүлекчәнең шәхси составына аерым рәхмәт».
Район башлыгы Сергей Батин сүзләренә караганда, бу эшнең әле башы гына. «Әйе, бу мөһим адым, - диде ул, - әмма ул соңгысы түгел. Берләштерелгән кизү тору диспетчерлык хезмәте бик кирәкле хезмәт. МЧС эшчәнлегендә төп аспект - ул кисәтү. Без матди-техник яктан никадәр әйбәтрәк коралланган булсак, шуның кадәр теге яисә бу вакыйгага дөрес бәя бирәчәкбез. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү тагын да мөһимрәк. Бездә шундый хезмәт булганда район һәм шәһәрдә яшәүчеләр тыныч йоклый алачак».
Резидә Йосыпова,
8нче федераль янгын сагы отрядының матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250