Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бездән үрнәк алалар

Башкалабызның «Баскет-холл» спорт-мәдәни үзәгендә 7 октябрьдә узган «Уңыш-2011» бәйрәмендә Яшел Үзән муниципаль районы авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелгән продукция күрсәткечләре буенча республикада иң яхшысы буларак танылды. Бәйрәмдә безнең районга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты һәм башаклар рәвешендә эшләнгән алтынсу төстәге кубок (рәсемдә) тапшырылды. «Уңыш-2011» республика бәйрәмендә җиңүчене билгеләгәндә, бүтән еллардан аермалы...

Башкалабызның «Баскет-холл» спорт-мәдәни үзәгендә
7 октябрьдә узган «Уңыш-2011» бәйрәмендә Яшел Үзән муниципаль районы авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелгән продукция күрсәткечләре буенча республикада иң яхшысы буларак танылды. Бәйрәмдә безнең районга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты һәм башаклар рәвешендә эшләнгән алтынсу төстәге кубок (рәсемдә) тапшырылды.

«Уңыш-2011» республика бәйрәмендә җиңүчене билгеләгәндә, бүтән еллардан аермалы буларак, игенчелектә, терлекчелектә, кош ите һәм яшелчә җитештерүдә, кыскасы, һәр тармакта ирешелгән күрсәткечләр исәпкә алынды. Быел республика игенчеләре 5 миллион тоннадан артык бөртек суктырып алган икән, монда Яшел Үзән район хезмәтчәннәренең дә өлеше бик зур. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин сүзләренә караганда, быел 17248 гектар мәйданда 68262 тонна бөртекле культуралар җыеп алынган, ягъни бер гектардан уртача 39,6 центнер ашлык суктырылган. Бу - республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Уңган механизаторлар 15400 гектарда көзге культуралар чәчәргә өлгергән. Киләсе ел уңышы өчен 3035 тонна орлык хәстәрләп куелган.
Район хуҗалыкларында 71777 тонна терлек азыгы әзерләнгән, бер шартлы баш терлеккә уртача 34,1 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз ул. Уртак уңышка «Свияга», «Овощевод», «Колос-Синтез» авыл хуҗалыгы предприятиеләре, «Восток-Зернопродукт» ябык акционерлык җәмгыяте сизелерлек өлеш кертте. «Красный Восток»-Агро» мегафермасы, «Майский» теплица комбинаты» ширкәте, «Казан» кошчылык фабрикасы, «Марс» крестьян-фермер хуҗалыгы узып баручы елда яхшы нәтиҗәләргә иреште, «Күгәй» һәм «Тау Иле» күмәк хуҗалыклары хезмәтчәннәренең дә өлеше бар.
Әлифел ТАРАЗОВА
Язманы тулысынча газетаның 14 октябрь 91нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250