Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Без тату һәм дус яшәргә тиеш»

Бу сүзләр, дини һәм иҗтимагый оешмаларга теләктәшлек белдереп, бердәм эшләү комиссиясендә яңгырады. Бүген Яшел Үзән муниципаль район Советы аппаратының милли мәсьәләләр, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә һәм районда 70тән артык теркәлгән һәм теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр бар. Аларның эшен күзәтеп, уңай юнәлеш күрсәтү -...

Бу сүзләр, дини һәм иҗтимагый оешмаларга теләктәшлек белдереп, бердәм эшләү комиссиясендә яңгырады.

Бүген Яшел Үзән муниципаль район Советы аппаратының милли мәсьәләләр, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә һәм районда 70тән артык теркәлгән һәм теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр бар.
Аларның эшен күзәтеп, уңай юнәлеш күрсәтү - комиссиянең төп бурычы. Шул максаттан чыгып, 2012 елга эш планы тәкъдим ителде һәм расланды.
Комиссиядә Яшел Үзән мөхтәсибәте имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Яшел Үзән районында дини оешмаларны теркәү һәм муниципаль власть органнары белән эшләү проблемалары турында сөйләде.
Безнең районда һәм шәһәрдә 30дан артык милләт вәкилләре яши, ә Татарстанда 200гә җитә. Шул максаттан республикада Татарстан Республикасы Халыклар Ассамблеясы эшли. Әлеге Ассамблеяның вәкиллеге Яшел Үзән шәһәрендә дә барлыкка килде һәм аның җитәкчесе итеп 1нче лицейның милли белем һәм тәрбия мәсьәләләре буенча директор урынбасары Венера Дәүләтшина билгеләнде.
В.Дәүләтшина комиссия әгъзаларына әлеге Ассамблеяның ни белән шөгыльләнәчәге турында сөйләде, фикерләре белән уртаклашты.
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X