Яшел Үзән

Без тагын җиңүче

Конкурсларда җиңү газетабызның абруен күтәрә. Соңгы вакытта «Яшел Үзән» шактый конкурсларда катнашып җиңүгә иреште. Узган атнада да газетатада ришвәтчелеккә каршы профилактика чараларын яктыртучы буларак республикада иң яхшы коллектив булып танылды. «Татмедиа» агентлыгының Декабристлар урамы, 2 адресы буенча урнашкан яңа брифинг-залында «Коррупция - журналист карашы» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды....

Конкурсларда җиңү газетабызның абруен күтәрә. Соңгы вакытта «Яшел Үзән» шактый конкурсларда катнашып җиңүгә иреште. Узган атнада да газетатада ришвәтчелеккә каршы профилактика чараларын яктыртучы буларак республикада иң яхшы коллектив булып танылды.
«Татмедиа» агентлыгының Декабристлар урамы, 2 адресы буенча урнашкан яңа брифинг-залында «Коррупция - журналист карашы» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов конкурста катнашкан журналистларга рәхмәтен җиткерде. Ул шушы катлаулы теманы яктыртуга үз өлешен керткән интернет чараларының, район һәм шәһәр телевидениеләренең, басма массакүләм мәгълүмат чараларының активлыгын билгеләп үтте. Ирек Миңнәхмәтов хәбәр иткәнчә, бәйгегә 41 гариза кабул ителгән, 200 дән артык журналист хезмәтенә бәя бирелгән.
ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Гайнетдинов мондый бәйге оештырган өчен, «Татмедиа» агентлыгына рәхмәтен җиткерде. Ул журналист тикшерүе форматындагы язмаларның, чыннан да, кызыклырак булуын билгеләп үтте.
Илдар Габидуллин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: