Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без көрәшле халык

Сабан туен милли көрәштән башка күз алдына китерүе авыр. Ике келәмдә башта кече яшьтәгеләр бил алышса, аннан соң чын батырлар көч сынашты. Анда таныш йөзләр бик күп хәзер. Үзебезнең көрәш мәктәбендә чыныгу алган яшьләр мәйдан тота. Аларны оста алымнар кулланып көрәшкән көрәшен күреп шаккатасың. Баш батыр исемен яулау, төп бүләк...

Сабан туен милли көрәштән башка күз алдына китерүе авыр. Ике келәмдә башта кече яшьтәгеләр бил алышса, аннан соң чын батырлар көч сынашты. Анда таныш йөзләр бик күп хәзер. Үзебезнең көрәш мәктәбендә чыныгу алган яшьләр мәйдан тота. Аларны оста алымнар кулланып көрәшкән көрәшен күреп шаккатасың. Баш батыр исемен яулау, төп бүләк «Лада Гранта» автомобилен алу өчен киеренке көрәшне күрү үзе бер вакыйга. Шуңа күрә соңга таба хокук саклаучылар никадәр тыйса да, җанатарлар көрәш мәйданын уратып алды, батырларга көч биреп торды. Менә келәмгә 90 килограмм авырлыктагы баһадирлар чыга, Татарстан чемпионы, җәйге Универсиаданың көрәшчеләр командасына кертелгән казанлы Илнур Мортазин белән Россия чемпионы Булат Саттаров бил алыша. Икесенең дә осталыгына таң калырлык. Нинди үҗәтлек, нинди батырлар, нинди көрәш! Аны көрәш мәйданына килеп, үз күзләрең белән күрергә кирәк! Үзебезнең батыр Булат Саттаров көчлерәк булып чыкты. «Әлбәттә инде, казанлылар көчле, әмма без дә бирешмибез. Узган атнада райондагы Каратмән авылы сабан туенда көрәшеп батыр калдым», - ди ул. 80 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр Азат Тимуршин белән Айдар Әхмәтов I урын өчен бил алышырга чыга. Икесендә дә җитди имгәнүләр булса да, алар үрмәләп булса да, соңгы тамчы көчкә кадәр көрәшә. Өстәвенә, иң көчле батырлар билгеләнер вакыт җиткәч, яңгыры да явып китә. Бу инде икеләтә авырлык тудыра. Шулай итеп, машина хуҗасы кем булыр? Әлбәттә инде, авырлыгы буенча өстенлекле, осиноволы Фирдүс Зәйнуллинны җиңүе җиңел булмас. Келәмдә үз авырлыклары буенча батыр калганнар баш батыр исеменә көрәшә. Болар Рәмис Төхфәтуллин (70 кг, Бело-Безводный), Айдар Әхмәтов (80 кг, Яшел Үзән), Булат Саттаров (90 кг, Яшел Үзән), Фирдүс Зәйнуллин (90 кг.нан артык, Осиново). Нәтиҗәдә баш батыр исемен лаеклы рәвештә Фирдүс Зәйнуллин яулап, төп бүләкне ул ала. Машина ачкычын аңа А.Тыгин үзе тапшыра.
Бәйрәм тәмам, әмма аннан алган хисләр ел буена җитәрлек. Кыр һәм көрәш батырлары белән горурланырлык. Алда - республикабыз Сабан туе, иң мөһиме җәйге Универсиада. Универсиадада милли көрәшнең ярышлар исемлегенә кертелүе горурлык хисе уята.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев