Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без – чиста шәһәр өчен!

Безнең 11нче балалар бакчасы төп игътибарын экологик белемне үстерүгә һәм балалар тәрбияләүгә юнәлтә. «Экомәктәп - Яшел Флаг» программасы буенча эшлибез. Без аның турында моннан ике ел элек белдек һәм программаның бер бүлеге - «Чүп» темасына алындык. «Балалар хәзер чүпнең никадәр зарарлы һәм шул вакытта, белеп файдаланганда, зыянсыз икәнлеген белә»,- ди...

Безнең 11нче балалар бакчасы төп игътибарын экологик белемне үстерүгә һәм балалар тәрбияләүгә юнәлтә. «Экомәктәп - Яшел Флаг» программасы буенча эшлибез.

Без аның турында моннан ике ел элек белдек һәм программаның бер бүлеге - «Чүп» темасына алындык. «Балалар хәзер чүпнең никадәр зарарлы һәм шул вакытта, белеп файдаланганда, зыянсыз икәнлеген белә»,- ди бакча мөдире Р.Гайнуллина. Бу программа буенча бакчабызда семинар да үтте. Аның эшендә әлеге программаның координаторы Санкт-Петербургтан О.Мадисон һәм методик үзәк җитәкчесе С.Марчук та катнашты. Алар безне, нәтиҗәле эшебез өчен, Яшел Флаг белән бүләкләде.
Яшел Флаг - Европа һәм башка чит илләрдә киң таралган экологик символ. Бу программа тирә-юньне, табигатьне, шәһәребезне чиста тоту максатыннан оештырылган. Балалар белән төрле экспериментлар үткәреп, чүп-чардан көндәлек тормышта кирәк булган матур-матур әйберләр иҗат итү белән беррәттән, балалар аша шәһәребезне чиста тотарга кирәклегенә өндәү белән шөгыльләнәбез.
Яшәгән урыннарыбыз, өйләребез матур булсын өчен һәркем тырыша. Сабый балаларыбыз һәм «Эко-мәктәп - Яшел Флаг» программасы ярдәмендә шәһәребезне ямьләндерү теләге һәрберебездә уяныр, дип ышанам. Балалар безнең киләчәгебез, аларны ничек тәрбияләсәк, картлыгыбыз шундый булыр.
Адилә Нурмөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250