Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренче сайлаучы - район җитәкчесе

Районда беренче шәхесләренең сайлауда катнашуы күзәтүчеләрдә, халыкта һәм матбугат хезмәткәрләрендә зур кызыксыну уята. Барысының да шул минутларны күреп каласылары килә.

Ә безнең журналистлар күпсанлы сайлаучыларны, күзәтүчеләрне һәм кызыксынучыларны үтеп, шул тарихи мизгелләрне газета укучыларына җиткерү өчен, үз тырышлыкларын куйдылар.

Исегезгә төшерәбез: сайлау участоклары иртәнге җидедән эшли башлады.

Бүгенге көндә, элеккедән килгән гадәт буенча, беренче булып үзенең гражданлык бурычын Яшел Үзән муниципаль район җитәкчесе Александр Тыгин үтәде.

Беренче булып тавыш бирүнең сәбәбе бар, чөнки бу көндә эшлисе эшләр бихисап: "Маяк" стадионында Шорин марафонында район җитәкчесенә аз да түгел, күп тә түгел - 20 км араны йөгереп үтәргә кирәк булачак, ә төштән соң "Авангард" стадионында күптән көтелгән "Минем яраткан ЯШЕЛ ҮЗӘНЕМ" конкурсын ачу тантанасы көтеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X