Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренче һәрвакыт истә

Шушы көннәрдә «Яшел Үзән» газетасының беренче баш мөхәррире Луиза Ибраһим кызы Кашапова гомер бәйрәмен - туган көнен билгеләп үтә. Күп санлы газета укучыларыбыз исеменнән аны юбилее белән ихлас тәбрик итәбез һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Люция Шәрәфиева, «Яшел Үзән» газетасының икенче баш мөхәррире (хәзерге көндә «Болгар» радиосының өлкән мөхәррире): -...

Шушы көннәрдә «Яшел Үзән» газетасының беренче баш мөхәррире Луиза Ибраһим кызы Кашапова гомер бәйрәмен - туган көнен билгеләп үтә. Күп санлы газета укучыларыбыз исеменнән аны юбилее белән ихлас тәбрик итәбез һәм бәрәкәтле озын гомер телибез.
Люция Шәрәфиева, «Яшел Үзән» газетасының икенче баш мөхәррире (хәзерге көндә «Болгар» радиосының өлкән мөхәррире):
- Мин андагы бетмәс-төкәнмәс энергиягә, яшәү дәртенә сокланам. Яшьли ирен, кечкенә малаен югалтса да, сынмаган, сыгылмаган. Аның бервакытта да уфтанганын, зарланганын күрмәссең. Һәрвакыт яшьләр арасында ул. Луиза Ибраһим кызында мин сокланган тагын бер сыйфат бар. Ул заман агышын тоя белә, көчле интуициягә ия. Без бергә эшләгәндә шундый очрак булды, текстларны компьютерда үзебез җыюга каршы чыктык. Ул, «кызлар, компьютер заманы килә, өйрәнегез» дип, безне дә бу эшкә күндерде. Үзе дә заманча техниканы якын итте, лаеклы ялга чыккач өлкәннәр өчен «өченче университет»ны тәмамлады. Бик кызыксынучан, яңалыкка омтылучан кеше ул, өйрәнүдән курыкмый, бергә эшләгәндә мин сездән күп нәрсәгә өйрәндем, дип, бездән ниләр эшләргә өйрәнүен әйтеп, көлдерә иде. Бик ярдәмчел, кешелекле. Озаграк шалтыратмый торсаң, «Кызым, син кая югалдың, хәлләрең ничек?», дип үзе эзләп таба. Кешене үсендерергә ярата. Дөрес, бергә эшләгәндә тиргәгән чаклары да күп булды. Бәдрәфкә чәй түксәләр дә, миңа эләгә иде. Шулай да, бергә эшләгәндә сагынып сөйләрлек матур вакытлар барыбер күбрәк иде. Бүген, юбилей көнендә Луиза Ибраһим кызына нык сәламәтлек, хәләле Риф Рамазан улы белән тигез, мул тормышта, балаларының, оныкларының игелеген күреп, озак яшәвен телим. Сез безгә кирәк әле!
булсынмы, кайту-китү, юл кыенлыкларын хәл итә. Гаиләсендә үрнәк әни, дәү әни булып, безнең коллектив турында да ул аналарча кайгырта белде. Үзе эзләнүчән кеше булгач бездән дә ул «кайнар» мәкаләләр таләп итте. Шуңа күрә аның «Яшел Үзән» газетасын яшәтүгә, аның киләчәккә карап яшәвенә, күмәк коллектив туплануга керткән өлешен бәяләп бетергесез. Аның югарыда әйтелгән сыйфатларын язмасаң да булыр иде, чөнки ул аларны безнең коллективтан киткәч тә һаман саен исбатлап тора. Радио дулкыннарыннан аның ятышлы тавышын, эчтәлекле тапшыруларын ишетеп тору белән дә без гел горурланып торабыз. Ничә еллардан бирле Казанга күченеп китеп тә, Яшел Үзәнне, якташларын, безне беркайчан да онытмый. Ул бөтен яктан «җиңел» кеше, ике дә уйламый Яшел Үзәнгә килеп төшә, хәлләрне белешә, киңәшләрен бирә. Без аны менә шулай эчкерсез, әниләрчә карашы, грамоталы остаз һәм ярдәмчел булганга күрә яратабыз.
Луиза Ибраһимовна, күркәм юбилеегыз белән ихластан котлап, Сезгә үзгәрмичә, үз принципларыгызга хыянәт итмичә, һәрчак шулай мөлаем, ачык күңелле һәм оптимист кеше булып калуыгызыны телибез.

Илдар Габидуллин:
- Луиза Ибраһимовна дигән дә, нишләптер, яшьлегем күз алдына килеп баса. Аның кул астына килеп кергәндә миңа әле 25 яшь иде. Газетаның яңа оешып килгән чагы, утырып эшләргә урындык та юк. Ә татарлык бар, милли хиснең бүгенге белән чагыштырганда, күпкә югары булган чагы, бездә газетаның яшәп китүенә ышаныч зур. Ул ышанычны тудыруда Луиза Ибраһим кызы Кашапованың өлеше әйтеп бетергесез, һәрвакыт оптимист, безне эшкә рухландыручы. Минем өчен бигрәк тә. Газета эшендә әле эшләп карамаган, бары тик беренче чирканчыкны гына алып килгән егеткә бар да кызык... Луиза Ибраһимовна мине җитәкләп йөртә, әле компьютерга өйрәнергә куалый, әле башка редакцияләргә барып тәҗрибә туплата.
Менә шул вакытта өйрәнгәннәр бүген дә тормыш юлымда ярдәм итәләр.
Луиза Ибраһимовна әле дә хезмәттә. Аның тавышын радиодан да ишетәбез, «өченче университет»та өлкәннәргә татар теленнән дәресләр укытуын да беләбез. Ул һәрвакыт безнең хәлебез белән кызыксынып тора, аның аналарча кайгыртучанлыгын тоеп, белеп яшибез.
Хөрмәтле Луиза Ибраһимовна!
Сезне чын күңелемнән бу олуг гомер бәйрәмегез белән котлыйм. Һәрвакыт шулай оптимист булып, сәламәт яшәргә язсын. Елмаю йөзегездән сүнмәсен, сүрелмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев