Яшел Үзән

Бердәм булыйк!

24 сентябрь көнне «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлегенең XXII конференциясе булды. Анда партиянең сәяси советы секретаре Сергей Батин җирле бүлекнең 2011 елның апрель аеннан 2012 елның сентябрь аена кадәрле вакыт арасындагы эшчәнлеге буенча исәп-хисап чыгышы ясады. Бүгенге көндә Яшел Үзәндә 3687 кеше партия әгъзасы булып тора....


24 сентябрь көнне «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлегенең XXII конференциясе булды. Анда партиянең сәяси советы секретаре Сергей Батин җирле бүлекнең 2011 елның апрель аеннан 2012 елның сентябрь аена кадәрле вакыт арасындагы эшчәнлеге буенча исәп-хисап чыгышы ясады.

Бүгенге көндә Яшел Үзәндә 3687 кеше партия әгъзасы булып тора. Җирле бүлекнең 45 башлангыч бүлекчәсе бар. Бүлекчәләр партия сәясәтен төшендерү максатыннан җыелышлар һәм халык белән очрашулар уздырган. Исәп-хисап чорында халыктан барлыгы 250 мөрәҗәгать һәм үтенеч кабул ителгән. Халыкны борчыган сорауларны да әйтеп үтте Сергей Батин. Торак-коммунал хуҗалык, йортларны капиталь төзекләндерү һәм пенсия белән тәэмин итүне камилләштерү - менә шул мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирелә, гадәттә, очрашуларда. Әлбәттә, партиянең Яшел Үзән җирле бүлеге сайлауларда зур эш башкарды. Узган елның декабрь аендагы РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм быел март аенда РФ Президентын сайлауның уңышлы нәтиҗәләре шул эшнең яхшы күрсәткече булып тора. Безнең алда торган катлаулы мәсьәләләрне бары тик берләшеп кенә хәл итә алачакбыз дип, бердәмлеккә өндәп, тәмамлады сүзен Сергей Батин.
Җыелышта шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.
Александр Гусев үзенең чыгышында җирле бүлекнең эшчәнлеген канәгатьләнерлек, дип бәяләде һәм партия әгъзалары санын арттыру бурычын куйды.
Партия конференциясе җирле бүлек секретаре итеп кабат Сергей Батинны сайлады. Делегатлар шулай ук җирле бүлекнең сәяси советы әгъзаларын, контроль-ревизия комиссиясе әгъзаларын һәм партиянең Татарстан регион бүлегенең XX конференциясенә делегатлар сайлады.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: