Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер төндә өч янгын

6 ноябрь төнендә берүк вакытта өч янгын чыга. Төнге өчләрдә Безымянная урамының ике фатирлы йортта янгын чыгу турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә кухняның ярты ягы һәм түбә ут эчендә була инде. Янгын сүндерүчеләр бик тырышса да, 86 яшьлек әби белән аның 61 яшьлек улын коткара алмый. Бу вакытта...


6 ноябрь төнендә берүк вакытта өч янгын чыга. Төнге өчләрдә Безымянная урамының ике фатирлы йортта янгын чыгу турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә кухняның ярты ягы һәм түбә ут эчендә була инде. Янгын сүндерүчеләр бик тырышса да, 86 яшьлек әби белән аның 61 яшьлек улын коткара алмый.
Бу вакытта Гәр микрорайонындагы «Магнит» базасында янгын электр үткәргечендәге кыска вакытлы ялганыштан чыга. Ә менә Албаба станциясендәге элеватор сушилкасында шушы ук көнне иртәнге биштә технология процессын бозудан чыккан янгынны сүндерергә Норлат, Карамалы Тау янгын сагы бүлекчәләре җәлеп ителә. Аларга Татар Танаеның ирекле ДПО әгъзалары да нык булыша. Кукуруз януны туктату өчен янгын сүндерүчеләргә махсус авария-коткару кораллары кулланып, металл конструкцияләрне ватарга да туры килә. Нәтиҗәдә 50 тонна кукурузның 30ын коткарып калу мөмкин була. Матди зыян суммасы ачыклана.
11 ноябрь төнендә тагын бер фаҗига була. Рогачев урамының 1нче йорт фатирында янгын шулай ук беркайда да эшләмәүче, күп тапкыр хөкемдә булган 59 яшьлек хуҗасының исерек килеш тәмәке тартуыннан чыга. Аның янган гәүдәсе ванна бүлмәсендә табыла.
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев