Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Барыбызга да үрнәк булды

Минем мәктәптә уку дәверендә укытучыларым күп булды. Башлангыч сыйныфта гына да алар, ел саен алышынып, 4әү булды. Өлкән сыйныфларда әйткән дә юк: сыйныф җитәкчеләре дә, фән укытучылары да бик еш алышынды. Шулар арасында иң истә калганы тумышы, тормышы бөтен, булмышы белән бары тик укытучы булырга, балаларга аң-белем бирергә тиеш дип,...

Минем мәктәптә уку дәверендә укытучыларым күп булды. Башлангыч сыйныфта гына да алар, ел саен алышынып, 4әү булды. Өлкән сыйныфларда әйткән дә юк: сыйныф җитәкчеләре дә, фән укытучылары да бик еш алышынды.

Шулар арасында иң истә калганы тумышы, тормышы бөтен, булмышы белән бары тик укытучы булырга, балаларга аң-белем бирергә тиеш дип, язмышына язылган, Биектау районының Мәмдәл авылында туып-үсеп, Казан педагогия институтын тәмамлагач, юллама белән Олы Шырдан мәктәбенә килеп, авыл балаларына рус һәм немец телләреннән 40 елдан артык белем биргән, аның 12 елын мәктәп директоры булып эшләгән, мәгариф отличнигы, бүгенге көндә исән-имин, сигезенче дистәсен тутырып килүче, Олы Шырданның үз кешесе булып беткән Гәрәева-Салихова Ризәлә Салих кызы.
Хөрмәтле Ризәлә Салиховна!
Әгәр дә мин тормышымда, эшемдә күпмедер уңышларга, дәрәҗәле исемнәр алырга ирешкәнмен икән, монда Сезнең дә өлешегез бар дип, санагыз.
Сез үзегезнең яшәү рәвешегез, дөньяга карашыгыз, кешеләргә булган мөнәсәбәтегез, балаларны яратуыгыз, туган җанлы булуыгыз һәм ир хатыны буларак та барыбызга да үрнәк булдыгыз.
Сез баш хәреф белән языла торган чын Укытучы идегез. Һәрнәрсәдән хәбәрдар булуыгыз, күп укуыгыз сезгә дәресләрне иң ялкау укучы да онытылып тыңларлык итеп үткәрергә ярдәм итә иде. Мәсәлән, VII сыйныфны бетерү алдында торабыз, соңгы кабатлау дәресләре бара. Шунда Сез «Менә киләсе уку елында без сезнең белән Пушкинның «Евгений Онегин»ын үтәчәкбез. Без сезнең белән кызлар-егетләр арасында мөнәсәбәтләр, мәхәббәт хисләре, хат язышу тәртипләре турында сөйләшербез. Сезон ачылгач, опера театрына «Евгений Онегин»ны тыңларга барырбыз» дип, алдан ук кызыксындырып куйдыгыз. (Алып бардыгыз Сез безне опера тыңларга. Рәхмәт). Бу бер генә мисал. Андыйлар бихисап. Сез үткәргән дәресләр, тәрбия сәгатьләре, оештырган экскурсияләр һәрберсе кызыклы тамаша, хикәя, китап кебек иде. Иң начар укучыга да анда шөгыль табылды.
Үзегез белгәннәрне укучылар күңеленә салырга тырыштыгыз һәм, аларга таләпчән булып, һәркайсының белемле, акыллы, тәртипле, инсафлы, хезмәт сөючән булуын теләдегез.
Зәвык белән киенүегезгә, ыспай, зифа буегызга, һәр сүзнең тәмен белеп, җиренә җиткереп сөйләшүегезгә барыбыз да соклана идек. Сезнең кебек булырга, Сезнең кебек йөрергә, сөйләшергә тырыша идек.
Хөрмәтле, Укытучым, мин Сезнең белән, Сездән белем алуым, сезнең укучыгыз булуым белән горурланам. Мактаныйм әле: эштә руслар белән эшләгәндә язмаларында хаталар табып төзәтәм икән, рәсми кәгазьләрне рус телендә хатасыз, дөрес итеп тутырам икән, болар бар да Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Хәзер дә сөйләшкәндә Сезнең «канатлы сүзләрегезне» куеп сөйләшәм. Сезнең белән аз гына аралашсам да, күп мәгълүмат алам, күңел тынычланып китә. Сезнең белән хәзер дә, теләсә нинди темага сөйләшеп, бәхәсләшеп була.
Әле озак еллар шулай аралашып яшәргә язсын. Сезгә сәламәтлек, матур картлык телим. Балалар, оныклар сөендереп торсын, тормышны яратуыгыз, оптимист булуыгыз белән Сез безгә һәрчак үрнәк. Кызыгыз Миләүшәнең укытучы һөнәрен сайлавы очраклы түгел, димәк, буыннар чылбыры өзелми.
Сезгә хөрмәт белән Сәрия Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев