Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баланы мәктәпкә әзерлибез

1 сентябрь якынлашканда мәктәп яшендәге баласы булган гаиләләрдә малайны яисә кызны укырга барырга әзерләү кебек күңелле мәшәкатьләр башлана. Әти-әни балага, өс киеме белән беррәттән, китап-дәфтәр, канцелярия кирәк-яраклары сатып ала. Комсомоллар урамында урнашкан китап кибете директоры В.Өметбаева әйтүенә караганда, якынча бер ай - 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр кибетләрдә баласын иярткән...

1 сентябрь якынлашканда мәктәп яшендәге баласы булган гаиләләрдә малайны яисә кызны укырга барырга әзерләү кебек күңелле мәшәкатьләр башлана. Әти-әни балага, өс киеме белән беррәттән, китап-дәфтәр, канцелярия кирәк-яраклары сатып ала.
Комсомоллар урамында урнашкан китап кибете директоры В.Өметбаева әйтүенә караганда, якынча бер ай - 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр кибетләрдә баласын иярткән әти-әниләр өзелеп тормый. Китап кибетендә, нигездә, уку әсбаплары, кайбер канцелярия товарларын сатып алалар. Уку елы башлангач, укытучылар тулы бер сыйныфка махсус заказ буенча теге яисә бу кирәк-яракны да сатып ала икән. Мәктәп товарларына бәяләр белән танышкач, яңа уку елына кирәкле әйберләргә бәяләр былтыргыдан үзгәрмәгән икән дигән фикергә килдем.
Дәфтәрнең бәясе кәгазенең сыйфатыннан һәм ничә битле булуыннан бәйле. 12 битлесен - 3 сумга, 48 битле калын дәфтәрне 15-20 сумга сатып алырга мөмкин.
Көндәлек тә кирәкле әйбер. Анысы 20 сум, кыйммәтрәге дә бар. Әмма дәфтәр, көндәлек сатып алганда арткы битендәге рекламага игътибар итәргә кирәк дип киңәш итә белгечләр. Реклама бала психикасына тискәре йогынты ясарга тиеш түгел.
Ручканың нинди генә юк: кызылы, сарысы, яшеле, агы, карасы, затлысы: иң арзаны - 1,5 сум.
Карандаш та күп төрле. Укучыга төсле карандашлар да, гадие дә кирәк. 1 сумга да, 7 сумга да сатыла. Шәһәрнең канцелярия кибетләре буйлап йөри торгач, иң арзан дигәнен эзләп таптым: алты төсле карандаштан торган җыелмасы нибары 10 сум. Шунда ук 190 сумга да бар иде. Карандаш белән бергә йөри торган кайрак (точилка) - 3 сум. Мәктәптә югалмас дип уйласаң, 20 сумга да сатып алырга була.
Ручка, карандаш янына фломастерлар да кирәк. 6 фломастер салынган тартма - 12 сум, ә чит илдән кайтартылганы - 50 сум. 8 битле гади альбомны 10 сумга, затлырагын 40-50 сумга юнәтергә мөмкин. Ә иң читене пенал сайлау. Ассортимент бай, һәркайсы, мине - ал, мине - ал дип, ымсындырып тора. 50 сумнан 300 сумга кадәр торган пеналның күз иң кыйммәтлесендә туктала. Хезмәт дәресендә җилемсез булмый. Ул 10 сум.
Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүчеләргә «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе барышында ранец бүләк итүләре ярап куйды. Кибетләрдә ул 1 меңнән 5 мең тәңкәгә кадәр. Алмаш аяк киеменә капчык 50 сум. Кызларга һәм малайларга мәктәп формасын - 1500-2000, спорт костюмын 300-500 сумга табарга була. Кеда, кроссовки, туфли да якынча шул ук бәя: фирмасына һәм сыйфатына карап, 500-1500 сум. Барысын бергә җыеп санагач, баланың мәктәпкә баруы якынча 10 мең сумга төшә.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев