Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар һәм тәрбиячеләр республика лидеры Рөстәм Миңнехановны кунакка көтә

Республика президент программасы нигезендә бөтен Татарстан территориясендә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар сафка баса, модернизацияләнә. Татарстанда әлеге программалар саны 30, нигездә аларның барысы да территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча аларның барысы да эшләвен дәвам итә. Икътисады бик үк гади хәлдә булмаган ил өчен бу уникаль күренеш.

- Быел без 75 балалар бакчасын ачачакбыз, бу үзенә күрә бер рекорд. 10 000нән артык урын булдыру күздә тотыла. Республика тарихында бер генә елны да шулкадәр күп төземәдек. Хәзер иң мөһиме - бу объектларны буш тотмау, - диде Рөстәм Миңнеханов Сакура авылында балалар бакчасы ачу тантанасында.
Мәктәпләрне ремонтлау буенча президент программасы бишенче ел эшли. Ел саен финанслау күләме 2,5 млрд сумны тәшкил итә. Быел бу акчага урта белем бирүче уку йортларын гына түгел (119 муниципаль һәм 7 коррекцион), мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре дә (10 балалар бакчасы) ремонтланды. Бүгенге көнгә 2015 елда мәктәпләрне ремонтлау буенча план үтәлде.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 63нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев