Июль аеннан сентябрьгә кадәр республиканың балалар бакчаларында социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре эшли.
Алар балалар бакчасына түләүчеләргә, компенсация кайтару өчен, әти-әниләрдән документлар җыячак. Бу әти-әниләрнең вакытын янга калдыру өчен генә түгел, ә күбрәк гаиләгә ярдәм күрсәтү йөзеннән дә эшләнә. Чөнки кайберәүләр документларны ярты елга бер тапкыр җыярга, яңартырга кирәклеген онытып та җибәрә.