Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар бакчага китте

Шушы көннәрдә районда ике шатлыклы вакыйга булды: Мулла Илендә Һәм Мамадыш-Әкилдә балалар бакчасы ачылды. Мамадыш-Әкилдә, балалар аз булганлыктан, төп гомуми белем бирү мәктәбе ябылгач, балалар бакчасы ачу бурычы куелган иде. Элеккеге мәктәп бинасына иганәчеләр, ата-аналар, киләчәк буын язмышына битараф булмаган авыл халкы тырышлыгы белән кыска гына вакыт эчендә ремонт ясалды:...

Шушы көннәрдә районда ике шатлыклы вакыйга булды: Мулла Илендә Һәм Мамадыш-Әкилдә балалар бакчасы ачылды.

Мамадыш-Әкилдә, балалар аз булганлыктан, төп гомуми белем бирү мәктәбе ябылгач, балалар бакчасы ачу бурычы куелган иде. Элеккеге мәктәп бинасына иганәчеләр, ата-аналар, киләчәк буын язмышына битараф булмаган авыл халкы тырышлыгы белән кыска гына вакыт эчендә ремонт ясалды: сыйныф бүлмәләре нәниләр өчен йокы, уен, ашханә итеп үзгәртелде. Махсус кер үтүкләү урыны бар. Кирәкле җиһазлар кайтарыла. Авыл җирлеге, балалар бакчасының зур булмаган коллективы 22 нарасыйга исәпләнгән бакчаны тантаналы рәвештә, шәһәрдән зур кунаклар чакырып, җыр, музыка белән ачтылар. Ремонт ясалса да, бинада эш бетмәгән: янгын сигналын урнаштырасы, идәнгә линолеум җәясе калган. Нәниләр уңайлы шартларда тәрбияләнсен, әти-әниләре тынычлап эшли алсын өчен, балалар бакчасын ремонтлауга муниципаль район бюджетыннан да акча бүлеп бирелгән.
Мулла Илендә дә кимен куймадылар бу көнне: балалар бакчасын зурлап ачтылар. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга дип, муниципаль район башлыгы Сергей Батин үзе килгән иде бәләкәчләр янына. «Шәһәрдә генә түгел, авылларда да балалар бакчасы ачылу - күңелле вакыйга. Мондый шатлыклы хәлләр тормышта ешрак булсын иде», - диде ул, авыл халкының куанычын уртаклашып. Балаларның бакчада яшьтәшләре белән иркенләп аралаша, уйный, тәрбия алуына ихластан сөенде һәм аларга йомшак уенчыклар, ноутбок бүләк итте башлык. Якты, иркен бакчага Мулла Иленнән генә түгел, күрше Зур Өтәктән дә ике бала йөри башлаган. Барысы 25 бала йөрер дип исәпли тәрбиячеләр. Ничә бала йөрсә дә, урын җитәрлек. Түләү бәясе дә, шәһәрнеке белән чагыштырганда, арзанрак.
Гомумән алганда, муниципаль районда балалар бакчасына 3 мең бала чиратта тора, әмма аларның зур күпчелеге 2 яшькә кадәрге сабыйлар. 3 яшь һәм аннан зурраклар балалар бакчасы белән тулысынча тәэмин ителгән.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250