Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бала тудыру йортында соңгы эшләр бара

Ниһаять, шәһәребезнең бала тудыру йортында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. Яңартуның соңгы этабы белән cәламәтлек саклау министры Адель Вафин да танышып китте.

Күптән көтелгән ачылу тантанасы август аена билгеләнгән. Бүгенгә бинаның эчке эшләрендә ремонт тулысы белән тәмам, хәзер исә төзүчеләр диварларның тышкы ягын сылау белән мәшгуль. Министр тәкъдим ителгән төсләрдән канәгать калды. Шулай ук бала белән чыгу залының ничек итеп бизәлүе белән дә кызыксынды.
Бина каршындагы юл һәм тротуарның бер өлешенә инде асфальт җәелгән. Монда ял итү зонасын да ясаячак­лар. Якын көннәрдә анда урындыклар, яктырту фонарьлары, чәчәкләр белән газоннар урнаштырылачак.
Район башлыгы Александр Тыгин дәваханәләр территориясен авырулар һәм алар янына килүчеләргә ял итү өчен сәламәтлек скверы итеп ясарга тәкъдим итте.
Әйе, бала тудыру йортында зур эш башкарылган. Мондый зур реконструкция республика лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәменнән башка булмас та иде. Район җитәкчелеге һәм сәламәтлек саклау министрлыгы президентка мөрәҗәгать иткәннән соң, барлык эшләрне төгәлләр өчен, 85 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Бүгенгә территорияне матурлыйсы, яңа җиһазлар аласы гына калган.

Алия ГАЯЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев