Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакырчыдан кунак – редакциядә (фото)

Бүген редакциябез коллективы бик тә ачык күңелле, гади, эчкерсез кунаклар - Бакырчыдан Закировлар гаиләсен каршы алды.

Исегезгә төшерәбез: Рәшидә апаның гүзәл чәчәкләре газетабызның сайтында узган "Тәрәз төбем" бәйгесендә җиңү яулаган иде. Чын күңелдән әзерләгән бүләкне алырга дип, ул ире Әнәс абый белән килде һәм буш кул белән түгел. Тәмле гөбәдиясен, җимеш бәлешен, ә иң мөһиме шау чәчәктә утырган бегония гөлләрен күреп һушсыз калдык.

Бу тату, уңган гаиләгә без тагын бер кат сокландык, рәхмәтләребезне әйтеп, бергәләп чәй эчтек, сыйландык. Рәшидә апа, Әнәс абый, безне шулай зурлап килгәнегез, тәмле күчтәнәчләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. Ә гөлләрегез үзегез кебек безгә яхшы кәеф, шатлык биреп, бүлмәләребезне ямьләндереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев