Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакырчыда юл юк, Өтәшкәгә автобус йөрми...

Көзге пычрак, беренче чиратта, юлны уйларга мәҗбүр итә. Юлсызлык бетерә. Кирәк чакта «Ашыгыч ярдәм» машинасы да, янгын сүндерүчеләрнеке дә килеп җитмәве ихтимал. Балаларга мәктәпкә йөрергә дә мөмкинлек өзелүе бар. Мәктәпләр ябылган авылларда балалар бүтән авылга йөреп укырга мәҗбүр хәзер. Оптимизация китереп чыгарган яңалык кыенлыклар гына тудырды шул. Юл авырлыклары турында...


Көзге пычрак, беренче чиратта, юлны уйларга мәҗбүр итә. Юлсызлык бетерә. Кирәк чакта «Ашыгыч ярдәм» машинасы да, янгын сүндерүчеләрнеке дә килеп җитмәве ихтимал. Балаларга мәктәпкә йөрергә дә мөмкинлек өзелүе бар. Мәктәпләр ябылган авылларда балалар бүтән авылга йөреп укырга мәҗбүр хәзер. Оптимизация китереп чыгарган яңалык кыенлыклар гына тудырды шул. Юл авырлыклары турында без сораштыру үткәреп белдек.

Күгәй авылы, Рәмзия Зыкина:
- Безнең балаларга Норлатка йөрергә туры килә. Авырлашты белем алулар. Иртәрәк торырга мәҗбүр була алар хәзер, ферма янына чыгып көтәргә туры килә автобусны. Ә анда, яңгыр яуса, ышыкланыр урыны да юк бит. Норлат мәктәбе әйбәт, мөмкинлеге күп, әмма безнекеләр дәресләрдән соң оештырылган түгәрәкләргә йөри алмый. Уку беткәч, автобус кайтарып куя да, шуның белән вәссаләм! Менә күптән түгел генә «Көзге бал» бәйрәме булган анда, безнекеләр янә мәхрүм калды ул бәйрәмнән. Чит авылда укуның тагын бер начарлыгын әйтәсе килә: ул да булса без, ягъни ата-ана, укытучылар белән очраша алмыйбыз!

Өтәшкә авылы, Ольга Җамалиева:
- Безнең мәктәпкә балалар өч авылдан килә. Җәяү йөриләр, автобус юк. Табигать шартлары начарланса, бигрәк тә кышкы суык яисә буранлы көннәрдә, балалар килә алмый.

Түбән Урысбага авылы, Әлфия Рухина:
- Безнең авылда тугызъеллык мәктәп эшли. Күрше Бәчектән һәм Кече Ачасырдан да килеп укый балалар. Махсус автобус юк, кечесе-олысы җәяү йөри.
Бакырчы авылы, Рәшидә Закирова:
- Безнең авыл балалары Акъегеткә йөреп укый. Кызганычка, юл газапларын күреп үсә алар. Таш юл булмагач, автобус авылга килә алмый, балалар олы юлга пычрак ерып чыгарга мәҗбүр булалар. Ә ара шактый ерак. Юлсызлык бакырчылыларның үзәгенә үтте инде, авылның урамнары да йөрерлек түгел бит аның!

Татар Танае авылы, Венера Гарипова:
- Авылыбызда урта мәктәп сакланып калды, шуңа күрә башка авыл балалары да безгә килә. Алай юл йөрү кыенлыклары юк, махсус автобус йөртә бит аларны. Кирәк чакта автобус бирәләр безгә: мисалга, Норлатта яки Яшел Үзәндә узучы олимпиадада катнашырга туры килсә, автобус сорап алабыз.

Бишнә авылы, Рәзилә Шакирова:
- Мин үзем мәктәпне тәмамладым инде. Энем белән сеңлем Карагуҗага укырга йөриләр. Автобус йөртсә дә, әйбәт түгел инде. Сеңлем тегү-чигүгә өйрәтә торган түгәрәкләргә кала алмый бит. Энем үзебезнең мәктәптәге спортзалга башка малайлар белән волейбол уйнарга йөри анысы. Ул да Карагуҗада сыйныфташлары белән бергә шөгыльләнә алмый инде.
Сораштыруны
Ильяс Салихҗан
үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев