Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакчага күпме түләрбез

Киләсе елдан балалар бакчасы өчен түләү арта, әмма шул ук вакытта дәүләт баланы бакчага йөрткән өчен түләгән акчаның бер өлешен компенсация рәвешендә әти-әнигә кире кайтара. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, «Родина» мәдәният сараенда республика балалар бакчалары тәрбиячеләре алдында чыгыш ясап, үзгәрешләр буенча аңлатмалар биргән иде....

Киләсе елдан балалар бакчасы өчен түләү арта, әмма шул ук вакытта дәүләт баланы бакчага йөрткән өчен түләгән акчаның бер өлешен компенсация рәвешендә әти-әнигә кире кайтара.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, «Родина» мәдәният сараенда республика балалар бакчалары тәрбиячеләре алдында чыгыш ясап, үзгәрешләр буенча аңлатмалар биргән иде. Аның сүзләренә караганда, киләсе елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен түләү икеләтә түгел, ә 70 процентка артачак. Әмма хәзер, ата-аналарга бирелә торган федераль компенсациягә төбәк субсидиясе өстәлгәч, бу үсеш алай ук югары булмаячак, дип белдерде ул. Җан башына 10 мең сумнан кимрәк керемле гаиләләр өчен балалар бакчасына түләү якынча 260 сумга артачак. Димәк, ата-аналар бюджетына бу үсеш йогынтысы зур булмаячак, дип ышандырырга тырыша белгечләр. Яңа законда билгеләнгәнчә, бер балага компенсация - әти-әни түләгән акчаның 20 проценты күләмендә кире кайтарыла; 2 балага - 50 процент; 3 балага - 70 процент.
Татарстанда да социаль яклауның, шул исәптән балалар бакчасына түләгән акча өчен компенсация бирү күздә тотыла. Компенсация гаиләнең акча кеременә турыдан-туры бәйле: җан башына гаиләдә керем 10 мең сумнан кимрәк туры килә икән, компенсация күбрәк түләнә. Җан башына уртача 10-15 мең сум һәм 15-20 мең сум акча алып эшләүчеләр дә компенсациягә өмет итә ала. Әгәр гаиләдә бер кешегә айлык уртача акча кереме 20 мең сумнан артып китә икән, төбәк компенсациясе түләнми, ә федераль компенсация бирелә. Акча түләгәндә бакчаның төре дә, баланың бакчада ничә сәгать булуы да исәпкә алына. Гаиләдән 2 бала бакчага йөрсә, компенсация күләме күбрәк, түләү күпкә азрак. Рәсми рәвештә теркәлмичә эшләүчеләр һәм хезмәт хакын конвертта алучылар, хатыны яисә әби-бабасы җилкәсендә яшәп, эшкә урнашырга теләмәүчеләр компенсациягә исәп тота алмый. Ә андый гаиләләр меңнәрчә.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев