Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән егетләре авызыннан кош очыра, кулыннан гөл тамдыра!

Казан сәүдә-икътисад техникумында урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар арасында «Татар егете- 2015» республика бәйгесе үтте.

Бәйгедә Яшел Үзән медицина училищесының данын 111 нче төркем студенты Шәйхетдинов Илшат яклады.
Быелгы бәйге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.
Бәйге биш этапта үтте: танышу, осталыкны сынау, спорт ярышы, интеллектуаль конкурс «Сугыш эзләре буйлап» һәм үзешчән сәнгать номеры. Осталыкны сынау этабында конкурсантларны яңалык көтә иде: егетләр токмач кисәргә тиеш иделәр. Безнең Илшат бер генә этапта да сыгнатмады: шигырьләре күзләрдә яшь китерде, кискән токмачлары теләсә нинди останы да сокландырырлык иде, спорт ярышында кулында гер уйнап кына торды. Кыскасы хөкемдарларның югары бәясенә лаек иде безнең студент!
Менә бәйгенең иң соңгы һәм иң дулкынландыргыч мизгеле - нәтиҗәләрне игълан итү. Кем икән ул быелгы татар егете? Жюри фикеренчә, җиңүче сәләтле генә түгел, тирән белемле дә булырга тиеш. Сәхнәдә 10 егет һәм аларның җитәкчеләре түземсезләнеп хөкемдарларның сүзен көтә. Барлык конкурсантлар да төрле номинацияләр дипломантлары булды. Ура! Яшел
Үзән медицина училищесы студенты Шәйхетдинов Илшат - «Татар егете- 2015» республика бәйгесенең җиңүчесе! Афәрин, Илшат!
- Билгеле, җиңү җинел генә бирелмәде. Илшатның төпле белеме, тырышлыгы, җиңүгә омтылышы нык ярдәм итте. Әлбәттә, педагогик коллективның әйтеп бетергесез зур эшчәнлеген әйтми мөмкин түгел, алардан башка җиңү яуланмас иде, - ди училищеның татар теле укытучысы Наилә Хәсәнова.
Әйе, бу Илшатның гына түгел, бөтен коллектив җиңүе, ә иң беренче чиратта Илшатны конкурска әзерләгән Наилә Сәгыйть кызыныкы.
Сәрия Рәхимова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев