Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылга ярдәм өзелмәячәк

Җомга көнне районыбызда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә мәртәбәле чара үткәрелде. Авыл җирендә кече эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган бу җыенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Идел буе зонасы районнары вәкилләре катнашты. Алдан ук шуны әйтәсе килә: районыбыз хуҗалыкларының эшләре кунаклар алдында кызарырлык булмады. 2013 елда,...

Җомга көнне районыбызда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә мәртәбәле чара үткәрелде. Авыл җирендә кече эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган бу җыенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Идел буе зонасы районнары вәкилләре катнашты.
Алдан ук шуны әйтәсе килә: районыбыз хуҗалыкларының эшләре кунаклар алдында кызарырлык булмады. 2013 елда, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 23,9 центнер уңыш җыеп алып, район республика буенча бишенче урынга чыкты. Шәхси хуҗалыклар да әйбәт кенә күтәрелеп килә. Бүгенге көндә аларның саны 12249га җиткән. Дәүләт ярдәменә таянучылар да ишәйгән. Җәмгысы 234 658 177 сум ташламалы кредит һәм субсидиядән файдалана авыл хуҗалыгы эшкуарлары. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин үзенең чыгышында әйтүенчә, хакимият, аеруча, терлек асрап көн күрүчеләргә булышлык күрсәтүне күз уңында тота. Быел дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры асраучы хуҗалыкларга сөт саву аппараты бүләк итеп бирелде. Андыйлар бездә 32 хуҗалык. Норлатта «Нур» муниципаль унитар предприятиесенең ачылуы да сыер тотучыларның хәлен җиңеләйтте. Ноябрь аенда эшли башлаган предприятие тәүлегенә 1 тонна сөт җыя башлаган да инде. Иделнең уң ягында да хәзер сөтен кая куярга белмичә иза чигүче юк. Районыбыз фермер хуҗалыклары белән дә мактана ала. Илнур Мадьяров, Светлана Идиатуллина, Булат Җиһаншин кебекләрнең эшчәнлеген үрнәккә куярлык.

Халык аптырарга
тиеш түгел
Әлеге семинар-киңәшмә Олы Яке авылы җирлегендә башланып китте. Кунаклар андагы гаилә хуҗалыклары белән танышып чыкты. Әйтергә кирәк, барысында да уңай тәэсир калдырды аларның эшчәнлеге.
- Кыю рәвештә, чын-чынлап гаилә белән бергә эшли торган хуҗалыклар оештырганнар монда! - дип Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, Олы Яке уңганнарының мөстәкыйльлегенә соклануын белдереп.
Чараның йомгаклау җыелышы Яшел Үзәндәге Горький исемендәге мәдә­ният сараенда узды. Дәүләт Советы рәисе авылларда фермер хуҗалык­лары, гаилә хуҗалыклары оештыруда дәүләтнең роле турында җентекләп сөйләде анда. Шәхси эшен оештырыр­га теләгән авыл кешесе, кая барып бәрелергә белмичә, аптырап йөрергә тиеш түгел. Авыл җирлеге башкарма комитетлары андый тырышларга беренче адымнарында ук ярдәм итәргә тиеш. Авылларда гаилә хуҗалыклары оештыру зур социаль мәгънәгә ия. Эшсезлекне бетерүдә, эчкечелек кебек бозык юлларга кертмәүдә, гаиләләрне саклап калуда ышанычлы терәк булып тора ул чара.
- Дәүләт авыл халкына киләчәген кайгыртып, мөстәкыйль эшен булдыруда ярдәм итәчәк! - дип белдерде Дәүләт Советы рәисе.

Иң-иңнәрне бүләкләделәр
Әлеге җыелыш бүләкләүләр белән тәмамланды. Фермер хуҗалыклары һәм гаилә хуҗалыклары оештыру буенча алдынгы авыл җирлекләре Дәүләт Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Яшел Үзән районыннан Олы Карагуҗа авылы җирлегенең эшчәнлеге мактауга лаек булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгеләрдә дә безнең районныкылар җиңүчеләр рәтендә әйтелде. «Иң әйбәт фермер хуҗалыгы» номинациясе буенча - Булат Җиһаншин, «Иң әйбәт гаилә хуҗалыгы» номинациясе буенча Илнур Әхмәтшакиров бүләкләнде. Җаваплылыгы чикләнгән ВЗП «Заволжье» җәмгыятенең баш икътисадчысы Гөлчәчәк Галимуллина һәм чит ил техникасы буенча әйдәп баручы инженеры Фидаил Тимершин «РТ агропром комплексының иң яхшы белгече» дип аталган бәйгедә җиңү яуладылар һәм һәркайсы 100 мең сумлык грантка ия булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
«Майский» уңышлары
Моның ише зур җыеннарның тагын бер уңай ягын әйтәсе килә. Журналистларга анда җитәкче даирәләр белән дә очрашырга мөмкинлек туа. Безгә җаваплылыгы чикләнгән «Майский теплица комбинаты» җәмгыяте генераль директоры Илшат Ганиев белән сөйләшеп алырга насыйп булды. Җитәкче җәмгыятьнең быел ирешкән уңышлары белән уртак­лашты. Сөенерлек эшләре байтак икән. Узган атнада гына җәмгыятьнең яңа җылылык һәм электр үзәге эксплуатациягә тапшырылган. Барлыгы 430 млн сумга төшкән Австрия техникасы предприятие өчен зур таяныч булып тора һәм шулай ук яшелчәнең үзкыйммәтен сизелерлек очсызландырырга мөмкинлек бирә. «Майский»да эшләүче яшь гаиләләр өчен быел 55 фатирлы яңа йорт та төзеп тапшырылган һәм тагын яңасына нигез салынган. Булачак өйнең беренче катында балалар бакчасы да булачагын аеруча шатланып сөйләде Илшат Газим улы. Аена уртача 26000 сум хезмәт хакы түләгән җәмгыятьтә эшлисе дә эшлисе генә, дип әйтәсе кала безгә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев