Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл уртасында Хәтер булып, һәйкәл булып торыр әтиләр (фоторепортаж)

7 май иртәсе җилле һәм салкынчарак тоелса да, күңелләрне шушы көнге тантана, туганнар, авылдашлар очрашуы җылытты: бу көнне Кече Шырдан авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды.

Быел ел матур үзгәрешләр, җылы очрашулар белән башланып китте. Татар халкының бөек мәгърифәтчесе, авылдашыбыз Каюм Насыйри рухына Коръән мәҗлесе уздырылды, җылы кичәдән авылдашлар рухи азык алды. Авыл акрынлап тернәкләнүгә йөз тота дигән ышаныч уянды.

Дистә еллар коры сүз сөйләнеп, сүз белән эшләрнең тәңгәл килмәгәнен күреп торган халыкның өметен бары конкрет эшләр белән уятырга буладыр ул. Менә шуңа да авылны үстерү юнәлешендә зур эшләр башланырга тора Кече Шырданда. Һәм бу авыр эшләрне шушы авылда туып үскән, "Акведук" төзелеш- проект предприятиесенең генераль директоры Асия Гобәйдуллина үз җилкәсенә алды. Күрер күзгә кечкенә генә нәфис бу ханымның йөрәге ирләрчә батыр һәм кыю (юкка гына фронтовик кызымыни ул?!).

Ә Бөек Ватан сугышына шушы кечкенә генә авылдан 240 кеше чыгып киткән һәм аның 111е яу кырында ятып калган. Сугышның кайгы-хәсрәт җиле кагылмаган бер генә капка да юк авылда. Шуңа күрә дә сугышта катнашучыларның истәлеге һәркемгә кадерле. Юк, аларга мондый һәйкәлләр, таш сыннар кирәкми инде, якыннарының хәер-догасында җир куенында тыныч кына ятып торсыннар. Мондый хәерле эшләр безгә - исәннәргә кирәк.

Кече Шырданнан чыгып китеп, ил өчен барган дәһшәтле сугышта катнашучы һәр кешенең исеме гранит ташка уеп язылган. Кызганыч, бүген аларның берсе дә исән түгел. Авылдашлар якыннарына чәчәкләр китерде һәм һәрберсе күңеленнән үзенеке белән сөйләшеп, аны бервакытта да истән чыгармавын һәм чыгармаячагын белдерде.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 34нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X