Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җаваплылыктан курыкмасаң

Бу көннәрдә «Алтын каләм» - «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XVII республика фестиваленә иҗади эшләрне кабул итү дәвам итә һәм анда катнашырга теләүчеләр газеталарда басылып чыккан язмаларын, радио һәм телевидениедә чыккан сюжетларын 25 майга кадәр (муниципаль тур) тапшыра ала. Талантлы балаларны һәм яшьләрне барлауга һәм аларга сәләтен ачарга...

Бу көннәрдә «Алтын каләм» - «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XVII республика фестиваленә иҗади эшләрне кабул итү дәвам итә һәм анда катнашырга теләүчеләр газеталарда басылып чыккан язмаларын, радио һәм телевидениедә чыккан сюжетларын 25 майга кадәр (муниципаль тур) тапшыра ала.

Талантлы балаларны һәм яшьләрне барлауга һәм аларга сәләтен ачарга булышлык итүгә юнәлдерелгән ошбу фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Татарстан Журналистлар берлеге белән берлектә оештыра. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм социология факультеты да аны оештыруга саллы өлеш кертә.
Быелгы фестивальнең темасы Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елына, 2013 елда Казанда узачак Универсиадага, социаль актив шәхес буларак яшьләр лидерын формалаштыруга, яшьләрнең халыкара хезмәттәшлеген ныгытуга һәм Татарстанны дөнья җәмәгатьчелегенә танытуга юнәлдерелгән.
«Яшел Үзән» газетасы редакциясе юлламасы буенча ел саен берничә укучы фестивальдә катнашу бәхетенә ия. Былтыр Олы Яке урта мәктәбе укучысы Низамиева Алия, муниципаль турда җиңеп чыгып, фестивальнең финал этабында катнашты һәм өч көн дәвамында, республикабызның бөтен төбәкләреннән җыелган актив яшьтәшләре белән берлектә, республика яшьләр лагерында ял иткән иде. Элегрәк елларда «Алтын каләм» фестивалендә җиңеп чыгучылар «Борис Полевой» теплоходында өч көн буе Идел, Кама елгалары буйлап сәяхәт кылды һәм анда, кагыйдә буларак, безнекеләр дә катнашып килде.
«Алтын каләм» республика фестивалендә катнашкан һәм анда җиңү яулаган байтак кына яшь штаттан тыш хәбәрчебез, Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм социология факультетында белем алып, республиканың төрле матбугат басмаларында тырышып, олы юлга «Яшел Үзән»нән сукмак салынуын онытмыйча, намус белән хезмәт куя. Олы Ачасырдан Алисә Җамалиева, Татар Танаеннан Йолдыз Шакирова, Мамадыш-Әкилдән Аида Галиева, Акъегеттән Лилия Батталова «Яшел Үзән» газетасы редакциясе фатихасы белән хәзерге вакытта университетның журналистика һәм социология факультетында белем ала. Яшел Үзән кызлары Әдилә һәм Ләйлә Нурмөхәммәтовалар, журналистика һәм социология факультетын яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Яшел Үзәннең төрле учреждениеләрендә уңышлы эшлиләр һәм газета белән тыгыз иҗади элемтәдә торалар. Иделнең Норлат зонасындагы авылларда иҗат белән шөгыльләнүче яшүсмерләр һәм яшьләр аеруча күп. Бакырчыда туып үскән Лилия Сәлахиева да, «Яшел Үзән» газетасы битләрендә каләм шомартып, югары уку йортында белем алды.
Бүгенге көндә «Шәһри Казан» газетасының әйдәп баручы журналисты Эльвира Гыйсмәтуллина (Мозаффарова) да - безнеке. Беренче мәкаләләре, йөгерек тел белән язылган зарисовкалары «Яшел Үзән»дә басылып чыкты Норлат кызының. «Юлдаш» газетасын даими укып баручылар Алинә Җамалиева язмаларына битараф кала алмый. Алинә - гел юлда. Республикада Алинә аяк басмаган район, авыл сирәктер. Төрле һөнәр ияләре - укытучылар, табиблар, сыер савучылар, игенчеләр, терлекчеләр, умарта тотучылар, күп балалы аналар турында бик тә яратып яза ул. Сүз тәмен белеп яза. Кече Ачасырда туып үскән Мөршидә Җиһаншина һәм Олы Шырданда туган Мөршидә Закирова - һәркайсыбызга «Идел ягы» газетасы аша таныш. Аларның беренчесе Казан (Идел буе) федераль университетның журналистика һәм социология факультетында укыта, икенчесе - «Intertat.ru» журналисты.
«Яшел Үзән» газетасы редакциясеннән «Алтын каләм» фестиваленә юллама алган тагын бер сәләтле кызыбыз турында әйтергә кирәк. Күгеш кызы Эльвира Шакирова ул. Казан (Идел буе) дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын әйбәт билгеләргә генә тәмамлап, республиканың иң зур газетасында - «Ватаным Татарстан»да эшли. Җитди, көн үзәгендә торган һәм үтә әһәмиятле мәсьәләләр хакында яза.
Редакциябезнең мәктәп, мәгариф һәм яшьләр эшләре бүлеге мөхәррире Алия Гаязова да (Олы Ачасырдан тумышы белән) мәктәптә укыганда «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашкан иде, аннары, югары белем алып, үзебезгә эшкә кайтты. Газетаның һәр санында басылган тирән эчтәлекле, матур-матур мәкаләләрен һәркайсыбыз яратып укый.
Мәктәп елларында «Яшел Үзән» газетасында каләм чарлаган, аннары, югары уку йортларында белем алып, төрле газета-журналларда уңышлы эшләгән якташ журналистларыбызның һәркайсы белән горурланабыз, иҗади уңышларына сөенәбез һәм алар белән даими элемтәдә торабыз. Һәркайсын сагынып искә алабыз.
Редакция журналистлары балалар иҗатына һәрвакыт зур игътибар бирә. Элек тә шулай иде, бүген дә. «Яшел Үзән» битләрендә үсеп килүче яшьләрнең берсеннән-берсе кызыклы язмалары басыла. Һәрвакыттагыча, Акъегет урта мәктәбе укучылары актив. Шәһәрнең 7, 16нчы урта мәктәпләреннән шигырь язучы балалар булуы сөендерә. «Ничек журналист булырга?» - дип сорый аларның кайсыберләре. Әлбәттә, бер сүз белән генә җавап бирүе кыенрак бу сорауга. Әмма бу хакта уйланасың һәм кызыксынасың икән, димәк, сиңа журналист һөнәре ошый. Журналист - тирән белемле, эрудицияле, тирә-юньдәге кешеләргә һәм вакыйгаларга битараф булмаган олы йөрәкле, якты күңелле шәхес ул. Белемле дидек: татар, рус, инглиз теле, татар әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме кебек фәннәрне үз итәргә һәм иншаларны гел «5» кә язарга кирәк. Тирә-ягыңда булган хәлләр, кызыклы кешеләр, китаплар кызыксыну уятамы икән синдә? Башкаларга гади генә кебек күренгән әйбернең яисә кешенең кабатланмас үзенчәлеген күрү - игътибарлылык билгесе. Ул да бик кирәк иҗат кешесенә. Кешеләр белән уртак тел таба белү, күзәтүчәнлек тә кирәк. Кыскасы, гыйлемле, күзәтүчән, аралашучан, игътибарлы һәм кызыксынучан булсаң, үзеңне журналистика өлкәсендә сынап карый аласың дигән сүз.
Журналист булуның уңай яклары күп, әлбәттә. Телевидениедә һәм радиода эшләсәң бигрәк тә. Кызыклы шәхесләр белән даими аралашып яшисең; сине беләләр, таныйлар, исәнләшәләр һәм исәпләшәләр, моннан күпмедер дәрәҗәдә файдалана аласың. Шул ук вакытта тискәре яклары да җитәрлек. Иң беренчесе - хезмәт хакы түбән һәм эш сәгате чикләнмәгән. Ял һәм бәйрәм көннәрендә дә, гаиләңне һәм якыннарыңны ташлап, төрле чараларда катнашырга тиеш буласың. Бүгенге эшеңне, башым авырта, кан басымым күтәрелде дигәнгә сылтап, беркайчан да иртәгәгә калдыра, бүтән хезмәттәшләреңә тапшыра алмыйсың. Әмма иң авыры - җаваплылык ул. Газетада басылып чыккан, радио һәм телевидениедә яңгыраган һәр сүзең, тиешле урында куелмаган өтерең өчен җавап тотарга өйрәнергә кирәк. Безнең тормышта, мәгълүм булганча, мактауга караганда тәнкыйть күбрәк. Боларны һөнәр сайлаганда истә тоту, ялгышмау хәерле.
Укырга кергәнче КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллинның «Үткер каләм, үткен сүз» китабын укып та, бу һөнәр турында байтак мәгълүмат алырга була.
Әгәр быел «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашырга ниятең бар икән, бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының mdmst.tatarstan.ru сайтыннан яисә «Яшел Үзән» газетасы редакциясендә тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X