Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Атлаган гына барып җитә

Закон чыгарып көйләүне таләп итүче проблемалар һәм депутатлар инициативасына багышланган утырышта РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары Александр Гусев, Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев һәм муниципалитет депутатлары, район һәм шәһәр активистлары, ветераннар катнашты. Беренче, көн тәртибе буенча, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров...

Закон чыгарып көйләүне таләп итүче проблемалар һәм депутатлар инициативасына багышланган утырышта РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары Александр Гусев, Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев һәм муниципалитет депутатлары, район һәм шәһәр активистлары, ветераннар катнашты.
Беренче, көн тәртибе буенча, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров чыгыш ясап, җыелучыларны районның 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Депутатларның төп максаты - халык тормышы өчен уңайлы шартлар тудыру. Халык депутатлардан конкрет эшләр көтә. Төрле дәрәҗәдәге утырыш-киңәшмәләрдә кабул ителгән карарлар теге яки бу проблеманы чишәргә мөмкинлек тудырырга тиеш. Халыкка җирле органнар эшендә катнашу өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Кешеләр теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә үзе дә катнаша алуын белсен. Депутатлар шулай эшләгәндә генә шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең муниципалитетка, һәм гомумән алганда, властька ышанычы арта.
Проблемалар шулкадәр күп, аларның күпчелеге законнар белән көйләнү таләп итә. Шул турыда утырышта район башлыгы Александр Тыгинның чыгышы кызыклы булды. Аның чыгыш белән районның рәсми сайтында танышып була, мин утырышка чыгарылган проблемаларның кайберләрен яктыртып китәм.
ЖКХ тотрыклылыгы муниципалитет тотрыклылыгының нигезе генә түгел, дәүләт куркынычсызлыгы да. Шуңа күрә бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү аеруча мөһим. Бурычлылар проблемасын гына алыйк. Рәхәт яшәп яталар. Күбесенең, балигъ булмаган балалары булу сәбәпле, торакларын тартып та алып булмый. Хәер, кеше 1 генә сум түләп барса да, ул бурычлылар исемлегеннән төшеп кала. Бүген безнең районда өметсез саналган 387 бурычлы бар һәм аларның гомуми бурычы 89 млн сумны тәшкил итә. Энергия белән тәэмин итү системасын өзсәң, законсыз ялгап куялар. Алар өчен күршеләре түли булып чыга. «Бу дөрес түгел. Безнең фикеребезчә, мондый гамәлләр өчен чараларны кырысландырырга кирәк. 2 мең сум күләмендәге штрафны берничә тапкыр арттырырга һәм ирекне чикләү мөмкинлеген дә карарга кирәк,»- ди башлык.
Социаль мәсьәләләр буенча да проблемалар аз түгел. Бүген өч меңгә якын гаилә балалар бакчасына урын көтә, шуларның яшь ярымнан өч яшькә кадәргеләр - 1702 кеше. Күпчелек аналар эшләмичә өйдә утырырга мәҗбүр. Ә бит моны Дәүләт Думасы 2012 елның июнендә «Мәгариф турында» законга үзгәрешләр кертеп, уңай хәл итәргә тырышып карады. Баласын озын чиратлар аркасында бакчага урнаштыра алмаган ата-аналарга компенсация түләү юлы белән. 2012 елның 29 декабрендә закон кабул ителде, әмма аңа әлеге үзгәрешләр кертелмәде.
Баласын яшь ярымнан бакчага урнаштыра алмаган ата-анага компенсация күләме 5000 сум булырга тиештер, һәм ул балага мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урын бирелгәнче, ягъни өч яшькәчә түләнсә, кемгә начар?! Әмма закон проекты бүгенге көндә архивта ята. «Шул ук вакытта моны төбәк дәрәҗәсендә хәл итеп була безнеңчә. Без, күпчелек халыкны борчый торган мәсьәлә, Дәүләт Советы депутатлары ярдәмендә уңай хәл ителер, дип ышанабыз»,- диде Александр Тыгин. Шулай ук хуҗасыз этләрне юкка чыгару эшендә дә федераль законнарга үзгәреш кертүне таләп итә. Башлык шулай ук депутатлар исеменнән бу проблеманы хәл итүдә Дәүләт Советыннан ярдәм сорый. 2013 елда хуҗасыз этләрне тоту өчен Яшел Үзән шәһәре 355 мең сум акча тоткан. Бер этне тотып урнаштыру өчен якынча 500 сум финанс кирәк. Димәк, хуҗасыз этләрдән котылу өчен районга 1 млн сум акча таләп ителә, ә 2014 елга районга нибары 161,7 мең сум күләмендә субвенция (максатчан пособие) бирелгән. Безнекеләр Дәүләт Советыннан финанслау тәртибен үзгәртүне сорый.
«Әгәр без моны җиткермәсәк, бу проблемалар шул килеш калачак. Һәм без аларның уңай якка үзгәрешенә ышанабыз. Атлаган гына барып җитә»,- ди башлык. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусевка безнең депутатларның инициативасы ошады, әлбәттә. Район җитәкчелегенең эшеннән канәгать булуын да белдерде. Әмма бу мәсьәләләрне бер көндә хәл итеп булмаячагын, республика бюджетының да 9 млрд сум дефицит белән инде кабул ителгән булуын кат-кат ассызыклады.
Утырыш ахырында Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм муниципаль депутатлар арасында өчьяклы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев