Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Атаргамы? Юк, атмаска

Җәйге челләдә авылдан командировкадан кайтып килеш. Автомобиль трассасында урнашкан кибеткә су алырга туктагач, уйламаганда-көтмәгәндә, сукбай эт хезмәттәшемнең аягыннан эләктереп алды. Бәхеткә, коллегамның аягына зыян сала алмады, ә чалбары яраксыз хәлгә килде. Илдә-көндә мондый очраклар байтак. Тыныч кебек күренгән этләр, бүтән төр терлек тә, вакыт-вакыт кешеләргә, хәтта хуҗаларына ташланып, сәламәтлеккә зыян...

Җәйге челләдә авылдан командировкадан кайтып килеш. Автомобиль трассасында урнашкан кибеткә су алырга туктагач, уйламаганда-көтмәгәндә, сукбай эт хезмәттәшемнең аягыннан эләктереп алды. Бәхеткә, коллегамның аягына зыян сала алмады, ә чалбары яраксыз хәлгә килде. Илдә-көндә мондый очраклар байтак. Тыныч кебек күренгән этләр, бүтән төр терлек тә, вакыт-вакыт кешеләргә, хәтта хуҗаларына ташланып, сәламәтлеккә зыян китерә.
Хакимиятнең «кайнар линия» телефонына шалтыратучылар арасында да котырган этләрдән зыян күрүчеләр бар. «Яшел Үзән муниципаль районда 2012 елда, терлек, җәнлек тешләүдән зыян күреп, 395 кеше дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать иткән, - дип сөйли предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Яшел Үзән территориаль бүлеге начальнигы Екатерина Агеева, районда санитар-эпидемиологик хәлгә анализ ясап. - Бу - 2011 елдагыдан 17 очракка күбрәк. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында 121 кеше - 14 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр. Халык, нигездә, хуҗасыз терлектән зыян күрә. Быел да сукбай этләрдән, бүтән төр җәнлектән, терлектән зыян күрүчеләр саны кимеми. Узган 4 айда шәһәр һәм районның дәвалау учреждениесенә эт, терлек тешләүдән зыян күргән 90 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 21е - балалар».
Терлекләр арасында таралырга мөмкин булган котыру авыруы, гадәттә, урман җәнлекләреннән, иң беренче чиратта, авылларга килеп-китеп йөрүче төлкеләрдән күчә. Йорт терлегенең, бигрәк тә этләрнең төлкеләрдән котыру авыруы эләктерү ихтималы зур. Шуңа күрә сукбай этләрне киметергә кирәк, әмма шәһәрдә һәм районда хәл киресенчә. Әйтик, 2011 елда 893 сукбай эт һәм мәчене тоткан булсалар (бу 2010 елдагыдан 1,4 мәртәбә ким), 2012 елда нибары 632не тотканнар. Хуҗасыз этләр һәм мәчеләр саны шәһәр урамнарында арта тора. Февраль-март һәм октябрь-ноябрь айларында бигрәк тә күп алар. Нәкъ шул айларда медицица учреждениеләренә ярдәм сорап килүчеләр дә арта. Көтү-көтү йөргән этләрне һәркайсыбыз күрә һәм, кагыйдә буларак, аларны әйләнеп узарга тырыша. Хуҗасыз калган этләрне аулау һәм аларны кая да булса урнаштыру буенча норматив-хокукый акт кабул итү бу тармакта хәлне бераз җиңеләйтер иде. Берәүләр, эт - ирек яратучы җан иясе һәм аларны тотарга, юк итәргә кирәкми дип сөйләгәндә, икенчеләреннән, бигрәк тә котыру чире эләктергән сукбай этләрдән зыян күрүче кешеләрдән, капма-каршы фикер ишетәсең.
Шәһәр хуҗалары хуҗасыз этләр өчен приют ачарга каршы түгел, ләкин моңа җирле бюджетта бүгенге көндә акча юк, шуңа күрә хуҗасыз этләрне юк итәргә ярамый дигән фикерне алга сөрүчеләрне шәһәр башкарма комитеты үзенә фикерләшергә чакыра. Әмма коры киңәштән тыш, кесәңдә әз-мәз сәмәнең дә, гуманизм идеясен тормышка ашыру өчен күпмедер күләмдә матди капитал кирәк булуын да онытырга ярамый.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев