Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ашыктырмый да, соңга да калдырмый

Иртәнге сәгать биш. Урамда әле кеше бөтенләй юк дисәң дә була. Нәкъ менә шушы вакытта - шәһәр халкы иртәнге йокыдан уянып кына килгәндә, автобус шоферы Рафыйк Заһидуллин рейска чыгып китә. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр Яшел Үзән буйлап 36 рейс ясый, ягъни шәһәрне бер сменада унсигез (!) тапкыр урый ул. Алсу...

Иртәнге сәгать биш. Урамда әле кеше бөтенләй юк дисәң дә була. Нәкъ менә шушы вакытта - шәһәр халкы иртәнге йокыдан уянып кына килгәндә, автобус шоферы Рафыйк Заһидуллин рейска чыгып китә. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр Яшел Үзән буйлап 36 рейс ясый, ягъни шәһәрне бер сменада унсигез (!) тапкыр урый ул.
Алсу Кәлимуллина

Автобус руленә утырганым юк югын, тик автобус йөртүченең эше башка шоферларныкына караганда күпкә җитди һәм җаваплырак икәнлеген чамалыйм. Теләсә нинди әйбер ташу түгел, халык йөртәсе бит! Ә көн дәвамында җәмәгать транспортына кем генә утырмый?! Ә бер атна, бер ай, ел буена күпме кеше. Саный китсәң, бик зур сан килеп чыга. Рафыйк Заһидуллин моны беркайчан санамаган да, белми дә, кызыксынмый да билгеле. Һәм бу аңа кирәкми дә. Аңа иң мөһиме - пассажирны тиешле урынга исән-сау алып барып җиткерү.
Тумышы белән Каратмәннеке ул. Шофер булырга хыялланып үстем дими, тик шушы һөнәрне сайлаганына үкенми. Хәзер инде үзен рульдән башка күз алдына да китерә алмый торгандыр кебек тоела. 1987 елдан бирле гел рульдә ул. Армиядән кайткач Казандагы 58нче училищеда шоферлыкка укып чыгып, башта кранга утыра. Бу әле совхозлар исән чак, йортлар төзиләр. Дөрес, кранда озак эшләргә туры килми, сөт ташый торган машинага күчә. Озак - 15 ел буе сөт ташый. Аннан сөт ташуны пассажир йөртүгә алыштыра.
Рафыйк Заһидуллинның Яшел Үзән автотранспорт предприятиесенә килгәненә инде 10 ел. Шушы елларда шәһәр һәм районда бөтен маршрутларда йөри ул һәм, кайсында гына йөрмәсен, үзен чын шофер, эшенең остасы итеп таныта.
Хәзер, әйткәнемчә, кеше иң күп йөри торган иң катлаулылардан саналган - 2нче маршрут автобусын йөртә. Берничә йөз кешелек коллективта Рафыйк Заһидуллинны яраталар, хөрмәт итәләр. Аңа һәрчак таянырга була, эшенә үтә җаваплы карый, автобусы һәрчак төзек һәм чиста, диделәр аның турында җитәкчеләре.
Ә үзе ул аз сүзле күренә. Тик эшемне яратам дип авыз тутырып әйтмәсә дә, чын күңелдән бирелеп эшләгәнлеге йөзенә чыккан. Яратмаса, дистә ел буе бер урында хезмәт куяр идемени?! Нәкъ менә Рафыйк Заһидуллин кебек - үз эшен биш бармагы кебек белгән һәм яратып башкаручы шоферлар автотранспорт предприятиесенең горурлыгы. Андыйларга курыкмыйча утырып чыгып китәргә була. Чөнки беләсең: ашыктырмый да, соңга да калдырмый!
Автобусчы турында язганда, кондукторны оныту дөрес булмас. Чөнки пассажир белән турыдан-туры алар аралаша бит. 2нче маршрутта еш йөрүчеләр саргылт чәчле егетне төсмерли булыр. Бу - Рафыйк абыйның улы Рифат. Әйе, Заһидуллиннар менә инде ничә елдан бирле рейска икәү чыга.
Инде, форсаттан файдаланып, барлык шоферларны - профессионалларны, шул исәптән редакциябезнең бердәнбер һәм алыштыргысыз шоферы Петр Писаревны, кондукторларны, шулай ук автосөючеләрне Автотранспортчылар көне белән тәбрик итәбез. Бер-беребезне хөрмәт итеп, юлларда имин йөрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев