Яшел Үзән

Армиядә хезмәт итү – һәрьяктан отышлы

1 октябрьдән илебездә көзге чакырылыш старт алды. Ул, гадәттәгечә, декабрьнең соңгы көненә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта Россия буенча 150 мең егет солдат киеме кияргә тиеш. Шуның 4 меңе - Татарстанныкылар. Безнең районда көзге чакырылышның ничек баруы, армия хезмәтенә кагылышлы үзгәрешләр турында Яшел Үзән район һәм шәһәр хәрби комиссары Рамил...

1 октябрьдән илебездә көзге чакырылыш старт алды. Ул, гадәттәгечә, декабрьнең соңгы көненә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта Россия буенча 150 мең егет солдат киеме кияргә тиеш. Шуның 4 меңе - Татарстанныкылар.
Безнең районда көзге чакырылышның ничек баруы, армия хезмәтенә кагылышлы үзгәрешләр турында Яшел Үзән район һәм шәһәр хәрби комиссары Рамил Батршин белән сөйләштек.
- Рамил Хәмзиевич, быел көздә район һәм шәһәребездән ничә егет армиягә алыначак? Көзге чакырылыш, гомумән, ничек бара?
- Бу чакырылышка билгеләнгән план нәкъ узган чакырылыштагы кебек үк. Ягъни 150дән артык егетне озатырга тиешбез. Хәер, узганында ул бераз артыграк булды - 162 егет киткән иде. Чакырылыш гадәттәгечә бара, чакыру пунктында даими рәвештә комиссияләр уза. Егетләрне партияләп озатабыз бит инде. 11 партия җибәрербез, дип планлаштырылган.
- Быел армия хезмәтенә кагылышлы берникадәр үзгәрешләр кертелде. Шуларның берсе хезмәткә чакыруны кичектереп торуга кагыла. Шушы чакырылыштан башлап, тагын кемнәр мондый хокуктан файдалана ала?
- Армия хезмәтенә чакыруны кичектереп тору хокукы моңарчы дөньяви белем бирә торган урта һәм югары уку йортларында укучыларга гына бирелсә, хәзердән исә дини юнәлештәге югары һәм урта белем бирә торган уку йортларында белем алучы егетләр дә, укуын тәмамлаганчы армия хезмәтенә чакырылмый торачак.
- Ә мәктәпнең соңгы классында укучы егетләргә нишләргә? Күбесенә уку елы дәвамында 18 яшь тула. Аларга мәктәпне тәмамлаганнан соң уку йортларына керергә мөмкинлек биреләме?
- Әйе, бирелә. Дәүләт имтиханын тапшырса, билгеле. Имтиханны яхшы тапшырса, армиягә чакыру көзгә кадәр кичектереләчәк. Мәктәпне тәмамлаучыларга укуын дәвам итәр өчен закон нигездә мөмкинлек бирелә. Югары уку йортының әзерлек курсына керүчеләр дә армиягә бер ел дәвамында чакырылмый тора. Тик бу бары тик бюджет урынына керүчеләргә генә кагыла. Ә инде уңышлы гына укырга керсә, аны тәмамламый торып, армиягә алмаячаклар.
- Качып йөрүчеләрне дә искә алып китик әле. Андыйларга хәрби билет алу урынына бүтән төрле документ - ил каршында бурычын үтәүдән баш тарту турында белешмә биреләчәге дөресме? Әгәр шулай икән, андый закон кайчан гамәлгә керәчәк?
- Дөрес, шундый закон кабул ителде. Ел башыннан гамәлгә керә торган шушы закон нигезендә, армиядән качып йөрүчеләргә хәрби билет түгел, ә, чыннан да, белешмә бирәчәкләр. Хәрби хезмәткә бармаганнар дәүләт хезмәтенә эшкә урнаша алмаячак. Ә инде урнашкан булсалар, сәбәпсезгә армиядән калганлыгы ачыкланса, эш урыныннан колак кагачак.
- Качып йөрүчеләр күпме соң?
- Андыйлар һәрвакыт булды, хәзер дә җитәрлек. Без инде аларны уклонистлар дип атыйбыз. Аларны менә шушы закон аңга кертмәсме дигән өмет бар әле. Чөнки, армиягә чакыру яшеннән узганчы кайда гына качып йөрмәсен, иртәме-соңмы барыбер хәрби комисариат бусагасын атлап керергә туры киләчәк. Шулчакта махсус комиссия тикшереп, карар кабул итәчәк.
- Армиягә нинди белгечләр кирәк?
- Белгечләр бик тә кирәк. Хисапчылар, психологлар түгел-түгелен, тик менә машина йөртүчеләр, электромеханиклар, медиклар, парашюттан сикерүчеләргә ихтыяҗ гаять дәрәҗәдә зур.
- Аларны махсус әзерлиләрме?
- 50 машина йөртүче укытып чыгардык. Оборона министрлыгы моның өчен акча түли. Әле менә кичә генә дүрт егетне Коркачыкка парашютчылар мәктәбенә җибәрдек.
- Контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр күпме һәм алар кайларда ничек хезмәт итә?
- Быел алдагы елларга караганда күбрәк - 20 егет китте. Алар кайда хезмәт итәчәген, гадәттә, үзләре сайлый. Севастопольгә күп киттеләр. Самара, Ульяновск, Йошкар-Олада, кыскасы, төрле җирдә хезмәт итәләр.
- Безнең район өчен 20 кеше бик аз түгелме соң? Хезмәт хакы да кызыктырмый микән? Әллә бүтән сәбәпләре бармы? Ничек уйлыйсыз?
- Бездә бит ничек? Күпләр менә бер урында өйрәнгәнме, шунда яши бирә. Тормыш итәргә шартлар ул кадәр яхшы булмаса да, акчасын тартып-сузып яшәсә яши, тик каядыр чыгып китәргә йөрәге җитми. Төп сәбәп менә шул, минемчә.
- Гадәти хезмәткә китүчеләргә әйләнеп кайтыйк әле. Егетләр кайларда хезмәт итәчәк? Кронштадттагы «Зеленодольск» корабленә китүчеләр дә бардыр.
- Быел егетләргә хезмәт итү чикләре бераз тарайды, Ерак Көнчыгышка кадәр җибәрмәячәкбез. Илебез алдындагы изге бурычны Идел буе-Урал хәрби округында үтәчәкләр. Ә флотка исә хәзер, РФ президенты указы нигезендә, контракт нигезендә хезмәт итүчеләр генә алыначак. Чөнки диңгез техникасы ул бик җитди техника һәм аны унике айда гына үзләштереп бетерү мөмкин эш түгел. Егетләрне шушы ай ахырында озата башлыйбыз. Ил алдындагы бурычларын намус белән үтәп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: