Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел үзәнленең копилкасында 3 алтын медаль

Словакиядә (Штрбске-Плесо) уздырылучы кышкы Универсиадада чаңгы ярышлары төгәлләнде. Соңгы узыш Татарстан чаңгычылары өчен уңышлы булды.

30 чакрым арага ирекле стильдә узышуда беренче урынны татарстанлы Андрей Ларьков яулады. Ул икенче урында Россиянең тагын бер чаңгычысы Рауль Шакирҗановны 0,6 секундка гына узды. Өченче урында Татарстанның тагын бер спортчысы - Артем Николаев. Ул лидердан 1,6 секундка гына артта калды.

Универсиада-2015. Штрбске-Плесо (Словакия).


Чаңгы ярышы. Ир-егетләр. Масс-старт. 30 чакрым.

1. Андрей Ларьков - 1:16.20,1

2. Рауль Шакирҗанов +0,6

3. Артем Николаев +1,6

4. Равил Вәлиәхмәтов +1,7

5. Андрей Феллер +9,1. (Барысы да Россия чаңгычылары)

- Узыш авыр булды, - дип белдерде Андрей Ларьков финишка килеп җиткәч. - Лидерлар төркеменең азагында гына бардым һәм бар булган көчемне финишка калдырдым. Дөресен әйтим, үземне башта ук 30 чакрым арага әзерләдем. Аңа кадәрге стартлар шушы узышка әзерлек кенә иде. Штребске-Плесода Антон Гафаров һәм Артем Николаев белән бер бүлмәдә яшәдек һәм өчебезгә 8 медаль яуладык. Күрәсең, иң күп медальле бүлмә шул булгандыр.


Универсиадада Андрей Ларьков - 3 алтын, ә Артем Николаев 1әр алтын, көмеш һәм бронза медаль яулады.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X