Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Анастасия Доценко: “Старт алгач ук нидер булды”

Якташыбыз Анастасия Доценко Олимпия ярышларында ирекле стильдә спринтта чирек финалга чыгып, бишенче урын алды һәм алга таба ярышлардан төшеп калырга мәҗбүр булды. "Весь спорт" агентлыгына чыгышын түбәндәгечә бәяләде: - Спринт катлаулы иде. Җанатарлар бик нык көч-куәт биреп торганга, дулкынлануны җиңү дә авыр булды. Старт алгач ук, нидер булды. Җитмәсә чаңгыга...

Якташыбыз Анастасия Доценко Олимпия ярышларында ирекле стильдә спринтта чирек финалга чыгып, бишенче урын алды һәм алга таба ярышлардан төшеп калырга мәҗбүр булды. "Весь спорт" агентлыгына чыгышын түбәндәгечә бәяләде:

- Спринт катлаулы иде. Җанатарлар бик нык көч-куәт биреп торганга, дулкынлануны җиңү дә авыр булды. Старт алгач ук, нидер булды. Җитмәсә чаңгыга таяк белән кададым. Егылдым. Спортчыларны бар куәткә куып тотарга туры килде. Куып җиттем. Дистанциянең икенче яртысында тизлекне саклап калып булмады. Ни өчен? Аңлыйсызмы, монда биеклек. Һәр артык хәрәкәт күп көчне ала. Шуңа күрә бик җыйнак булырга кирәк.

Әлбәттә, мин команда спринтында канашырга теләгән идем. Әмма моны тренерлар хәл итә шул. Хәзер без берничә дәгъвачы. Контроль тренировка булмый. Тренерлар хәл итәчәк. Без, әлбәттә инде, аларга тәэсир итә алмыйбыз.

rsport.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев