Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ана капиталы артыр сыман

Ана капиталын дәүләт ике, өч һәм аннан да күбрәк бала тапкан аналарга, һәр бала туганнан соң бирер сыман. Бу мәсьәләне Россия Дәүләт Думасы депутатлары тикшерергә җыена. Хәзерге вакытта ана капиталы бары бер мәртәбә, ике яисә өч бала тапканнан соң бирелә. Ул 2016 елга кадәр биреләчәк дип хәбәр салганнар иде моңа...

Ана капиталын дәүләт ике, өч һәм аннан да күбрәк бала тапкан аналарга, һәр бала туганнан соң бирер сыман. Бу мәсьәләне Россия Дәүләт Думасы депутатлары тикшерергә җыена.
Хәзерге вакытта ана капиталы бары бер мәртәбә, ике яисә өч бала тапканнан соң бирелә. Ул 2016 елга кадәр биреләчәк дип хәбәр салганнар иде моңа кадәр. Депутатлар бу чикләүне бетермәкче. Ягъни ана икенче баласыннан соң да, әгәр тагын бәбиләсә, өченче, дүртенче һәм хәтта бишенче баласыннан соң да, кыскасы, гаиләдә ничә бала туса, шул баланың һәркайсына ана капиталы алырга хокуклы булачак. Бу законны депутатлар көз көне тикшерәчәк, әгәр ул кабул ителсә, закон 2014 елның гыйнварыннан гамәлгә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250