Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алмаз – беренче

12 гыйнвар көнне Әтнә район үзәгендә легендар көрәшче Бәрәз Хафиз призына милли көрәш буенча ярышлар узды. Әлеге мәртәбәле ярышларда, Яшел Үзәннең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшүсмерләр дә катнашып, район данын яклады. 65 килограмм авырлыкта Әхмәтҗанов Алмаз лаеклы рәвештә I урынны яулады. Жюри Алмазны иң яхшы көрәш алымын күрсәтүче көрәшче буларак...

12 гыйнвар көнне Әтнә район үзәгендә легендар көрәшче Бәрәз Хафиз призына милли көрәш буенча ярышлар узды.
Әлеге мәртәбәле ярышларда, Яшел Үзәннең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшүсмерләр дә катнашып, район данын яклады. 65 килограмм авырлыкта Әхмәтҗанов Алмаз лаеклы рәвештә I урынны яулады. Жюри Алмазны иң яхшы көрәш алымын күрсәтүче көрәшче буларак та билгеләде. Ярышларда Салаватов Айнур, Ганиев Булат та катнашты. Бу егетләр, көндәшләреннән 4 яшькә кечерәк булуга карамастан, көрәш белән җитди шөгыльләнүләрен раслап, ярышта IV-V урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250