Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Александр Тыгин сәркатип итеп сайланды

15 ноябрьдә «Родина» мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясе Яшел Үзән бүлегенең XXIII конференциясе булып узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, партиянең башлангыч бүлеге сәркатипләре һәм делегатлары, шәһәр һәм район Советы депутатлары катнашты. Конференциядә Александр Тыгин - «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге политсоветы сәркатибе итеп...

15 ноябрьдә «Родина» мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясе Яшел Үзән бүлегенең XXIII конференциясе булып узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, партиянең башлангыч бүлеге сәркатипләре һәм делегатлары, шәһәр һәм район Советы депутатлары катнашты.
Конференциядә Александр Тыгин - «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге политсоветы сәркатибе итеп сайланды. Яңа сәркатипнең 2 кандидат арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән сайлануын да әйтергә кирәк. Александр Тыгин районда «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән башкарылган эшләр, районның социаль-икътисадый күрсәткечләрен яхшырту буенча алда торган бурычлар турында сөйләде.
- Яшел Үзән - күп күрсәткечләр буенча республика районнары өчен үрнәк булып тора. - дип сөйли Александр Гусев. - Сәнәгать предприятие­ләре әйбәт кенә эшли. Республикада, шул исәптән Яшел Үзәндә дә социаль ипотека, капремонт программалары уңышлы тормышка ашырыла. Дәүләт Советы депутатлары кабул иткән рес­публика бюджеты халыкны социаль яклауга юнәлдерелгән.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев