Яшел Үзән

Александр Тыгин: БӘЙРӘМ КӨННӘРЕН ГАИЛӘ БЕЛӘН УЗДЫРЫГЫЗ!

Бу җылы теләкне Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгиннан ишеттек без. 2013нче елны каршы алган көннәрдә яңа җитәкче журналистлар белән очрашу үткәрде. Чыннан да, туган-тумачалар белән бергә-бергә җыелып бәйрәм итүгә ни җитә! Гыйнвар яллары үзе үк шуңа бирелә кебек. Замана техникалары - телефон, компьютерлар ярдәмендә аралашулар бер...


Бу җылы теләкне Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгиннан ишеттек без. 2013нче елны каршы алган көннәрдә яңа җитәкче журналистлар белән очрашу үткәрде. Чыннан да, туган-тумачалар белән бергә-бергә җыелып бәйрәм итүгә ни җитә! Гыйнвар яллары үзе үк шуңа бирелә кебек. Замана техникалары - телефон, компьютерлар ярдәмендә аралашулар бер кырыйда калып торсын. Бәйрәм көннәрендә әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез һәм балаларыбыз белән әвәрә килеп, бергәләшеп күңелле ял итәргә киңәш итте яңа җитәкче.Ильяс САЛИХҖАН

Әйтәсе дә юк, ел ахыры җитеп килгән көннәрдә һәркемнең дә эше-мәшәкате бихисап. Декабрь аенда гына сайланып куелган җитәкченең дә вакыты тыгыз иде, билгеле. Шулай да ул Яшел Үзән журналистлары белән очрашып сөйләшергә вакыт тапты. Бу тәүге әңгәмәне танышу дип тә әйтергә мөмкин иде.
Әлбәттә инде, башлап Александр Васильевичның эшкә нидән тотынуын белештек.
- Мин монда дүрт ел чамасы элек эшләгән идем инде, әмма үзгәрешләр-яңалыклар шактый икән. Бу көннәрдә район һәм шәһәрдәге хәлләрне өйрәнәм дисәм дә ярый. Ел бетеп килә, шуңа күрә коллегаларым белән бик ашыгыч эшләрне дә үтәп өлгерергә тырышабыз. Мисалга, бюджет акчаларын барысын да эшкә кертеп калдырырга телибез. Акчаларны үз вакытында максатлы кулланмасаң, яңа елда «яначаклар» бит алар. Ял-йокы тәтеми безгә бу көннәрдә.
- Александр Васильевич, күп тә үтмәс, мондый тыгыз вакыт артта калыр һәм гади эш көннәре башланыр. Бирегә килергә теләк белдергәч, алдагы эшчәнлегегезнең төп юнәлешләрен уйлагансыздыр - шуларны әйтсәгез иде.
- Моны тәгаен белдерә алам: ике төп юнәлештән тора ул. Һәм аларны бергә алып барачакмын. Социаль мәсьәләләрне хәл итүче һәм, гомумән, бюджет оешмаларының эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү - беренче максатым дип әйтә алам. Менә, мәсәлән, мәгариф тармагы борчу тудыра: күп кенә мәктәп биналары нык искергән - капиталь төзекләндерү таләп ителә аларга. Мин авылларда да булдым, андагы мәктәпләргә дә игътибар җитмәгән. Кечкенәме ул, зурмы - алар барысы да безнеке. Яшел Үзән районы шәһәр белән генә чикләнми ул, Иделнең аръягында башлана безнең район! Шуны истә тотарга кирәк, әлбәттә. Ә икенче юнәлеш - ул торак-коммуналь хуҗалыгы. Халык аеруча тарифлар күтәрелүенә күп зарлана. Аңлашыла: түләүләрне арттыралар, ә хезмәт күрсәтүләр шул ук кала... Менә монда безгә бөтенебезгә бергәләп эшләргә кирәк, дип уйлыйм мин. Тарифларны киметергә кирәк, мин моның белән килешәм. Беренчедән, тарифларның икътисади нигезләмәләрен тикшереп карарга иде. Шул ук вакытта, һәрьякның да тырышлыгы сорала. Әйтик, яңа технология куллану бәрабәренә энергияне сак тотсак, подъезд тәрәзәләрен ватмасак, гомумән, бергә яшәгән йортта тәртип тотсак - аны карауга акча кимрәк сарыф ителәчәк бит.
- Яшел Үзән районының киләчәген ничек төсмерлисез?
- Якты киләчәк көтә безне. Бу бәйрәм вакытында әйтелә торган матур сүзләр генә түгел. Яшел Үзән бик уңайлы, хәтта, әйтер идем, отышлы урынга урнашкан. Төзелә башлаган «Яңа Тура комплексы» үзе генә дә ни тора! Якташларыбызны эш белән тәэмин итүдә алга китеш булачак дигән сүз бу. Иделнең уң ягында, Карамалы Тауда төзелә торган логистика үзәгенә дә өметем зур минем. Моңа кадәр анда предприятиеләр юк иде, бу яңасы ул яктагы авылларда яшәүчеләргә эш бирәчәк бит. Аның беренче чираты 2013 елда ук эшен башлаячак. Бу яңа төзелешләрне районыбызның уңайлы җирдә урнашуы аркасында оттык без. Шәһәрнең башка предприятиеләре исә эшләрен дәвам итәләр. «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте соңгы елларда күзгә күренеп күтәрелә. Билгеле, аның да борчу тудырган мәсьәләләре юк түгел. Шәһәрдә иң югары хезмәт хакы түләнелсә дә, эшче куллар җитешми икән анда. Бу миңа, мәсәлән, гаҗәп күренде...
- Халыкны эш белән тәэмин итү дигәннән, Александр Васильевич, кече һәм урта эшмәкәрлек турында һәм аларга мөнәсәбәтегез турында да сөйләсәгез иде. Кешенең үз эшен оештыруы - эшсезлекне бетерү чарасы да бит...
- Хакимият белән эшмәкәр арасындагы мөнәсәбәтләрне үзгәртергә кирәк дип уйлыйм мин. Аларны җитәкләп йөрүне туктатырга иде, дәүләт ярдәм күрсәтә-күрсәтә комачаулый да аларга. Эшен оештыручыга ирек бирергә кирәк, бары тик ике таләпне үтәүләрен тикшерү җитә. Эшмәкәр салым түләргә һәм үзендә эшләүчеләргә хезмәт хакы бирергә онытмаска тиеш. Гомумән, тормышта хакимият басымын киметергә вакыт дип уйлыйм. Халыкта ризасызлык тудыра ул, халык дулкынлана башласа, үзегез дә беләсез, яхшыга китерми. Ә минем күңелдә гап-гади тормыш мәгънәсе ята: Яшел Үзәндә яшәүче кеше буларак, районыбызда тормышның тыныч баруын телим. Ул-булар тетрәндермәсен иде безне. Ягъни өйдән иртән иртүк эшкә чыгып киткәч, мин үземнең гаиләм өчен тыныч булырга телим: балаларым, бернинди саклаучысыз, курыкмыйча мәктәпкә барсыннар, җылы-якты мәктәптә укысыннар, аннары теләгән секцияләрендә шөгыльләнсеннәр һәм өйгә дә хәвеф-хәтәрсез кайтып керсеннәр иде... Һәр яшел үзәнле дә шундый теләк белән яшидер, мөгаен. Уй-теләкләребез уртак булса, аңа ирешүе дә авыр булмас дип уйлыйм.
- Александр Васильевич, сорауларыбызга җавап биргәнегез өчен рәхмәт. Яшел үзәнлеләргә җиңеллек китерүче уй-планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар телибез!
- Ә мин сезгә һәм газетагыз аша халыкка шундый теләк җиткерәсем килә: бу озын бәйрәм көннәрен гаилә белән уздырыгыз! Безгә исә эшләргә дә эшләргә кирәк. Кышкы яллар хакимиятне сыный кебек: йортларны җылылык белән тәэмин итү, урам-юлларны кардан арындыру, тәртип саклау... Барысын да сынатмыйча эшлисе иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: