Альбина табылды
Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре югалган 13 яшьлек Альбина Арифуллованы тапты. Исегезгә төшерәбез, 20 ноябрьдә 16 сәгатьтә бу кыз өеннән чыгып киткән һәм шуннан бирле аның кайда булуы билгеле түгел иде. Кыз турындагы белешмә бөтен җиргә таратылды, хәтта күрше республикаларга да. Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә Альбина табылды. Ул Чуашиянең Канаш...
Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре югалган 13 яшьлек Альбина Арифуллованы тапты.
Исегезгә төшерәбез, 20 ноябрьдә 16 сәгатьтә бу кыз өеннән чыгып киткән һәм шуннан бирле аның кайда булуы билгеле түгел иде. Кыз турындагы белешмә бөтен җиргә таратылды, хәтта күрше республикаларга да.
Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә Альбина табылды. Ул Чуашиянең Канаш районындагы Ачакасы авылында очраклы танышында яшәгән. Танышына ул өеннән үз теләге белән китүен һәм кире кайтасы килмәвен әйткән. Хәзер Альбина өенә кайтарылды.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең
матбугат хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев