Яшел Үзән

Аккош күл янында "Нарат" кафесы янган

Бүген төнге 3ләр тирәсендә Казанның атаклы "Нарат" ресторанында зур янгын чыккан.

Шаһитлар сүзенә караганда, Горький шоссесында урнашкан бина 10 минут эчендә күмергә әйләнгән.

МЧС хезмәте белдергәнчә, эвакуация уздыруның кирәге булмаган: ресторанда бу вакытка кешеләр калмаган, дип хәбәр итә business-gazeta.ru.
Ялкын бинаны санаулы минутлар эчендә көлгә очырган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Янгын вакытында сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк, диелә.

Чыганак - Матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: