Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

4нче мәктәптә очрашу

Муниципаль район башлыгының район һәм шәһәр халкы белән очрашулары дәвам итә. Шәһәребезнең 4нче мәктәбендә үткән очрашуга да халык күп килгән иде. Сергей Батин вакыт табып очрашуга килгән кешеләргә рәхмәтен белдерде, 4нче мәктәп директоры Илшат Сафинга берничә батминтон таягы тапшырды һәм балаларга спортта да, тормышта да үз урыннарын табып яшәүләрен теләде....

Муниципаль район башлыгының
район һәм шәһәр халкы белән очрашулары дәвам итә. Шәһәребезнең 4нче мәктәбендә үткән очрашуга да халык күп килгән иде.

Сергей Батин вакыт табып очрашуга килгән кешеләргә рәхмәтен белдерде, 4нче мәктәп директоры Илшат Сафинга берничә батминтон таягы тапшырды һәм балаларга спортта да, тормышта да үз урыннарын табып яшәүләрен теләде.
Шәһәрдә барган төзелешләр, үзгәрешләр турында документаль ролик караганнан соң, сорауларга күчтеләр.
Без һәрберебез торган җиребезнең матур һәм төзек булуын телибез. Шуңа күрә сораулар да, нигездә, ишегалларына асфальт җәю, балалар мәйданчыклары булдыру, йортларыбызда капиталь ремонт кайчан буласын тәгаенләү кебек сорауларга кайтып калды. Дөрес, очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе мәгълүмат чараларында яктыртып барыла. Ләкин аларны җитәкченең үз авызыннан ишетү - бөтенләй икенче.
Балалар кафесы, «Родина» мәдәният сараеның язмышы, шәһәрдә бассейнның кайчан булуы кебек сораулар да читтә калмады.
«Родина» мәдәният сараеның түбәсен ремонтлау эшләре күптәннән бара. Бу турыда мәдәният бүлеге җитәкчесе Александра Галкина хәбәр итте. Шунда ук ике кафе урнаштыру планлаштырыла. Аның берсе балалар кафесы булыр дип уйланыла.
Бөтен җирне дә матур һәм яхшы итәсе килә. 30дан артык йортның ремонтлануы, аста, сәнәгать зонасында, юлга асфальт түшәлү, Фрунзе урамында юлларны яңадан ясау, ишегалларын асфальтлау, Өмет күле тирәсен тәртипкә китерә башлау - боларның барысы да бүген эшләнгән эшләр.
Илдар габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X