Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

249 миллион сум бурыч бар

Кайнар сусыз утырырга мөмкинбез Шәһәр һәм район кулланучыларының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2013 елның 1 июненә 249 миллион сум бурычы бар, шуның 189 миллион сумы - шәһәр кулланучыларының. Еллар буена җыелган бурыч нәтиҗәсендә идарә итүче компанияләр - Яшел Үзән җылылык челтәренә (ЗПТСка), ә җылылык челтәре «Татгазинвест»ка акча түли алмый. 27 майдан...

Кайнар сусыз утырырга мөмкинбез
Шәһәр һәм район кулланучыларының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2013 елның 1 июненә 249 миллион сум бурычы бар, шуның 189 миллион сумы - шәһәр кулланучыларының.
Еллар буена җыелган бурыч нәтиҗәсендә идарә итүче компанияләр - Яшел Үзән җылылык челтәренә (ЗПТСка), ә җылылык челтәре «Татгазинвест»ка акча түли алмый. 27 майдан Мирныйда котельный планлы ремонтка ябылган иде, эш тәмамлангач, күп фатирлы торак йортларга кайнар су бирелмәскә дә мөмкин. 18 июньдә кайнар су юк иде әле Мирныйда.
Васильево бистәсендәге котельный да, «Интернат» котельные да эшләми. «1-7» котельныена газ бирү туктатылырга мөмкин. Җылылык челтәре шулай ук «Водоканал-сервис» җәмгыятенә - 5,5 миллион сум, «Татэнергосбыт» ачык акционерлык җәмгыятенә 3 миллион сум бурычлы. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Олег Анисимов киңәшмәдә белдергәнчә, халыкның 70 проценты торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бара, 20 проценты соңарып түли, 3-5 проценты түләргә кирәк дип белми дә. Бурычны түләттерер өчен, Торак-коммуналь хуҗалык департаменты фатир хуҗалары белән төрлечә эшләп карый. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән 9 фатир хуҗасын суд карары нигезендә кечерәк мәйданлы фатирга күчергәннәр. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычы булган байлар чит илгә сәяхәткә чыгу бәхетеннән мәхрүм ителә һәм бу очракта суд карары булу мәҗбүри дә түгел. Суд приставлары бурычын түләргә теләмәгән байлар турындагы мәгълүматны чик сакчыларына гына бирә. Бурычы җыелган һәм түләргә теләмәгән байлар өчен бу - бик тә үтемле чара.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев