Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

21 июнь – Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле коллегалар, Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары!

Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе коллективы һәм шәхсән үзе исемемнән барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Барыбыз да белә: безнең һөнәр - физик һәм әхлакый киеренкелек, тирән белем, кешегә карата мәхәббәт, фидакарьлек һәм ачык күңел таләп итүче иң катлаулы, мөһим, шул ук вакытта гуманлы һәм намуслы хезмәтләрнең берсе!
Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык, оптимизм, ныклык, даими казанышлар һәм сезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен куйган фидакарь хезмәтегездә зур уңышлар телим. Эшегездә дә, шәхси тормышыгызда да бар да җай гына килеп торсын! Хезмәтегез һәрвакыт бәһаләнсен һәм яхшы түләнсен!
Хөрмәт белән,

Илгиз Һидиятов,
Яшел Үзән районы сәламәтлек саклау идарәсенең баш табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев