Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2015 елда чит тел буенча дәүләт имтиханын биргәндә диктофонга яздырачаклар

Россия мәктәпләренә чит телдән бердәм дәүләт имтиханын биргән укучыларның җавабын диктофонга яздырып барырга туры киләчәк. Мондый форма БДИга яңа бүлек - "Сөйләм" бүлеге кертү белән бәйле. Чыгарылыш сыйныф укучылары телдән җавап тота, соңыннан имтихан комиссиясе аны тыңлый һәм анализлаячак. Җавап техник яктан сыйфатсыз язалган булса, имтиханны шул ук көнне яңадан...

Россия мәктәпләренә чит телдән бердәм дәүләт имтиханын биргән укучыларның җавабын диктофонга яздырып барырга туры киләчәк. Мондый форма БДИга яңа бүлек - "Сөйләм" бүлеге кертү белән бәйле. Чыгарылыш сыйныф укучылары телдән җавап тота, соңыннан имтихан комиссиясе аны тыңлый һәм анализлаячак. Җавап техник яктан сыйфатсыз язалган булса, имтиханны шул ук көнне яңадан тапшырырга мөмкинлек бирәчәкләр.

Чит тел буенча имтиханны шушы рәвештә бирү үзен акласа, башка гуманитар фәннәрдән дә шундый ук ысул белән бирә башлау мөмкинлеге зур.

БДИга "Сөйләм" бүлеген кертү турында фәрман 2014 елның 1 сентябреннән кертер дип көтелә һәм инде 2015 елдан укучыларга әлеге формада имтихан тапшырырга туры киләчәк. Моның өчен аудиториягә тавыш яздыра торган заманча техника куелачак һәм укучылар берәм-берәм кертеләчәк. Имтихан тәмамлангач, укучыга тавышы сыйфатлы язылуын раслау өчен җавабын тыңлатып караячаклар.

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Алена Аршинова БДИ бирү процедурасын тагын да сыйфатлырак һәм ачыграк итәчәк, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев