Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2012 – юбилейлар елы

Яшел Үзән җире талантларга ифрат бай. Аждаһа елында күренекле якташларыбызның юбилейлары байтак булачак. 8 мартта Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Азат Вергазовка 80 яшь тула. Укучыларыбызга ул «Уяну», «Ташу», «Йөрәк җыр сорый», «Без сезнең балалар», «Кода, май кап» кебек повестьлары, «Кайту» романы аша таныш. Шәһәрдә кыю сүзле «Аҗаган» журналын оештырды һәм...

Яшел Үзән җире талантларга ифрат бай. Аждаһа елында күренекле якташларыбызның юбилейлары байтак булачак.

8 мартта Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Азат Вергазовка 80 яшь тула. Укучыларыбызга ул «Уяну», «Ташу», «Йөрәк җыр сорый», «Без сезнең балалар», «Кода, май кап» кебек повестьлары, «Кайту» романы аша таныш. Шәһәрдә кыю сүзле «Аҗаган» журналын оештырды һәм байтак еллар аны нәшер итте. Олы Яке урта мәктәбе бу көннәрдә язучының юбилеена багышлап зур әдәби-музыкаль кичә әзерләү белән мәшгуль. Шундый ук кичә милләтпәрвәр Латыйф ага Гатин инициативасы белән күрше Биектау районында да узачак.
2 июльдә В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Гуманитар фәннәр академиясенең действительный члены Гомәр Саттаров 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Авылдашлары, Мулла Иле халкы, Гомәр Саттаровны бик хөрмәт итә һәм һәр юбилеен бик зурлап үткәрә.
18 октябрьдә язучы, драматург, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Юныс Сафиуллинга 65 яшь була. «Әллә өйләнергә инде», «Менә без дә үсеп җиттек», «Йөзек һәм хәнҗәр», «Идегәй», «Пар канат» кебек пьесаларын һәркайсыбыз яратып укыды һәм алар буенча куелган спектакльләрне яратып тамаша кылды. Язучы шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларының иҗат юлына багышлап берничә китап чыгарды.
16 ноябрьдә әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Кече Шырданда туып үскән Резеда Ганиева гомер бәйрәмен, шулай ук түгәрәк датасын билгеләп үтәчәк.
21 декабрьдә күренекле язучы,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мәхмүт Хәсәновның тууына 85 ел (1927-1990) булачак. Язучының «Саф җилләр», «Саумы, кояш», «Шөгеревлар», «Язгы аҗаган» романнарын укымаучылар сирәктер. Гәр бистәсендә зур булмаган бер урам язучы исемен йөртә, анда, нигездә, коттеджлар салынган.
Әлифел ТАРАЗОВА



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250